Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Көньяк-4» микрорайонында су проблемасы хәл ителә

«Нур баян» су зонасы Мирсәй Әмир урамында урнашкан «Көньяк-5» су зонасы белән тоташтырылачак.

Бүген «Южный-4» микрорайнына керүче урамнардагы сусызлык проблемасын хәл итү максатында, җаваплы оешма вәкилләре катнашында очрашып сөйләшү булды. Нәтиҗәдә «Нур баян» су зонасы Мирсәй Әмир урамында урнашкан «Көньяк-5» су зонасы белән тоташтырылачак. Подрядчы оешма казу эшләрен башлады. Моның өчен 700-800 метр араны казырга туры киләчәк. 

«“Нур баян” су зонасына 300 кубометрлы резервуар тора. Ә скважина аны тутыра алмый, чөнки су лимиты юк. Скважина казу - шактый чыгымлы һәм вакытны ала торган эш, әле су чыгачакмы, билгесез. Өстәмә башня кую гына мәсьәләне хәл итми. Шуңа күрә без  Манзарас җирлегенә керүче “Көньяк-5” су зонасыннан бу якка су китерергә булдык. Әлеге су трассасы үткән ел гына эшләнде, ул 7 атмосфера басымлы, суы ике якка да җитәчәк. Ике су зонасы 110 диаметрлы торба аша тоташачак», - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин.

«Мәсәлән, “Нур баян” су зонасыннан алынган мәгълүматларны карасак, анда җәй айларында көндез бер минутка 1800 литр су тотыла. Ә кыш көне бу сан бер минутка 700-800 литр туры килә», - диде «ВодоТехноСервис» оешмасы мастеры Рәис Зәйнетдинов. 
Суны лейка белән сибәләр, ә бу шлангыдан суны «агызу» дип атала, диде очрашуда катнашучылар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk