Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кисәткәнне көтмик – чисталык урнаштырыйк (фото)

Кукмара шәһәрендәге "Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә әлеге округка караучы урамнардагы чисталыкны тикшерү буенча рейд үткәрелде.

Яз - төзелеш, ремонт вакыты. Кемдер йорт-җирен төзекләндерсә, икенчеләр киртә-коймаларын яңарта. Шуңа күрә капка төбе саен кирпеч, вак таш, ком, такта-сайгак ише материалларны күрергә була. Әмма әлеге төзелеш материаллары нинди генә максатларда кулланылса да, аларны саклау өчен шәһәр Башкарма комитетыннан билгеле бер вакытка рөхсәт кәгазе алырга яки аларны үзеңнең шәхси хуҗалык территориясенә кертеп куярга кирәк. Ә кайберәүләрнең йорт янын "бизәүче" таш, ком өемнәре инде "мүкләнеп" беткән. Капка төпләренә утын алып кайтып аударган яки аны койма буйларына өеп куйган хуҗалыклар да бар. Утын кайтарткан очракта аны урнаштыру өчен бары тик биш кенә көн вакыт бирелгәнен дә истән чыгарырга ярамый.

Валентин Иванов белән рейдка чыгуыбыз беренче тапкыр гына түгел, шуңа күрә үткән елга караганда үзгәрешләр бармы, тәртипсезлекләр хәл ителгәнме, кисәтүләргә чарасы күрелгәнме икәнлеген дә чагыштырып карарга мөмкин.

Быел да Степан Разин, Чернышевский, Яруллин, Ибраһимов, Пабло Неруда, Казанцев, Һади Такташ, Ломоносов, Нариманов, Садовая, Лев Толстой, Пионер, Планетарная урамнарындагы кайбер йорт хуҗаларының төзелеш материалларын урамга, капка төбенә өеп кую очраклары ачыкланды.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk