Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе әбунәчеләр өчен чәй өстәле оештыра

Бу чакыру газетабызга язылырга килүчеләр өчен генә.

8 апрельдә чәй эчәргә чакырабыз сезне, әйдәгез, килегез әле. 

Әмма алдан ук әйтеп куябыз: бу чакыру газетабызга язылырга килүчеләр өчен генә. Чәй эчә-эчә, дөнья хәлләрен сөйләшербез, редакциябезнең яңа бинасы белән дә танышып чыгарсыз, бер уңайдан киләсе яртыеллык өчен газетага да язылырсыз. Һәм язылучылар, әлбәттә, алда көтелә торган акцияләребездә дә катнашачак.

Әлеге чакыруыбыз почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетабызны редакциянең үзеннән килеп алырга теләүчеләргә дә кагыла. Ул очракта сез аны Декада вакытында 480 сумнан рәсмиләштерә аласыз. Биш данәдән артык подписка булганда, Кукмара шәһәрендәге оешма-предприятиеләргә, мәктәп, балалар бакчаларына газеталарны үзебез китереп бирәчәкбез.
 

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X