Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“IT-чемпион” конкурсында Кукмарадан 5803 бала теркәлгән

Мәктәп укучылары арасында бара торган "IT-чемпион" республика конкурсы дәвам итә. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелә. -Бәйгедә районыбызның 31 мәктәбеннән 5803 бала катнаша, - ди мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты белгече...

Мәктәп укучылары арасында бара торган "IT-чемпион" республика конкурсы дәвам итә. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелә.

-Бәйгедә районыбызның 31 мәктәбеннән 5803 бала катнаша, - ди мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты белгече Таһир Нәбиев. - Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы"номинациясендә алар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерә. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, аңа кереп башкарылган һәр түләүгә (газ, торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә челтәре өчен һ.б.) дә баллар исәпләнә. "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү " иҗади номинациясе кысаларында һәр бала яңа интернет-сервис һәм хезмәтләр буенча идеяләрен тәкъдим итә ала, монда инде җиңүчеләр online-тавыш бирү юлы белән ачыкланачак.

"IT-чемпион" конкурсында күппрофильле лицейдан - 689, 4нче мәктәптән - 597, 3нче мәктәптән - 518, Манзарастан - 332, беренче гимназиядән - 306, Зур Сәрдек гимназиясеннән - 471, Нырья, Зур Кукмара, Янил мәктәпләреннән исә 170-222 укучы теркәлгән.

Бәйгенең шарты буенча тупланган балларны бүләк һәм сувенирларга алыштырырга мөмкин. Соңгы нәтиҗәләр буенча Байлангар мәктәбенең 7а сыйныф укучысы Илназ Сәләхетдинов "Мегафон" тубы, ә 9а сыйныф укучысы Рәсүл Гарифуллин яшел төстәге силикон беләзек белән бүләкләнә. Мәмәшир мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Динар Насыйбуллинга да оештыручылар тарафыннан силикон беләзек җибәрелә.

25 майда бәйгенең икенче туры башланды. Районыбыз укучылары алга таба да үзләренең активлыкларын югалтмаслар, дип ышанабыз. Кем белә, бәлки, "IT-чемпион" нәкъ менә Кукмарададыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара укучылар чемпион

erid: 2VtzqxWHLUk