Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмара бала тудыру йортында яңа туган сабыйны каршы алу тантанасы узды

Зур Сәрдек авылыннан Рәмзия һәм Рүзәл Гайфетдиновлар икенче тапкыр бәхетле әти-әни булды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Кукмара районы үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган баланы тантаналы төстә өенә озаттылар.

Зур Сәрдек авылыннан Рәмзия һәм Рүзәл Гайфетдиновлар икенче тапкыр бәхетле әти-әни булды. Кыз бала 4 июльдә сәгать 6.40та 52 сантиметр озынлыкта, 3 килограмм 820 грамм авырлыкта дөньяга килә. Сабыйның исеме - Зәйнәп. Олы уллары Ибраһимга тиздән ике яшь тула.

«Без бик шат, бәхетле. Хис-кичерешләрнең чиге юк», - ди Рәмзия белән Рүзәл.

Әти-әнине һәм яңа туган сабыйны котларга, истәлек бүләкләре тапшырырга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова килгән иде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Поздравляем от души! С новорожденной!!! Пусть растёт на радость вам!!!! Счастья, любви, процветания!!! ?❤️???????

    erid: 2VtzqxWHLUk