Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чисталык миннән һәм синнән башлана (фото)

Беркөнне телевизордан кино карап утырам. Экранда - җәйге авыл күренеше. Кулына сумкалар тоткан егет белән кыз автобус тукталышына таба баралар. Икесе дә чибәрләр, көне дә матур, кояшлы. Әмма экранга карагач, күңелдә нидәндер үзеннән-үзе ризасызлык туа, нәрсәдер "тырный". Аңлап алдым: урам тулы кәгазь чүпләре, сыра шешәләре аунап ята икән, ләбаса. Ә...

Әлеге җөмләләрне язып куйганнан соң, Кукмара урамнары буйлап йөреп кайтырга туры килде. Чыннан да, яз әле генә аяк басса да, чагыштырмача чиста бистәбез. Чөнки кар эри генә башлаган иде, "Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләренең кулларына капчык тотып, поселок урамнары буйлап кәгазь каплар, пакетлар, сыра, аракы шешәләре, кыскасы, кыш буена тупланган чүпне җыйганнары күренде. Кукмараның чисталыгы - аларның зур хезмәте.

-Кукмарада 125 урам исәпләнә, шуның яртысын йөреп чыктык инде, - ди өлкән мастер Рәфисә Хаҗиәхмәтова. - Кар астыннан чүп шактый чыга, капчык-капчык тутырабыз. Поселокның күп җирләренә, бигрәк тә тротуарлар салынган урамнарга 100 метр саен чүп савытлары урнаштырылды инде, кыш дәвамында без алар тирәсен кардан чистартып тордык. Әмма халык, аеруча яшьләр, кулларындагы чүпләрен берничә метрда гына булган савытка кадәр алып баруны кирәк санамыйлар шул. Алар аңа күнекмәгән.

Соңгы елларда Кукмарабызның чистаруына без генә түгел, читтән кайтучылар да игътибар итә. Хәтта күп кенә чүп контейнерлары яны да тәртиптә. Әмма әле кул тимәгән урыннар да бар. Әйтик, узган җәй буе элеккеге РТС ишегалдында кирпеч ватыклары, такта калдыклары, бушаган шешәләр аунап яткан урыннар күп иде. Бу территориядәге ташландык биналарны алып, эшмәкәрләр күптөрле эшчәнлекләрен җәелдерделәр. Кызганычка каршы, аларның күбесе кесә калынайтуны гына хуп күрделәр, урамга чыгып, биналарының тирә-юнен тәртипкә китерүне уйлап та карамадылар. Ярый әле, узган елның декабрь аенда бу территория берникадәр җыештырылды, агачлар киселде. Әмма әле хәзер дә киселгән агачлар, биналар тирәсендә җыелган чүп-чарлы урыннар очрый. Ә менә алар янәшәсендә, шушында ук урнашкан Рамазан Юнысовның икмәк пешерү цехы мактауга лаек. Инде ике ел рәттән әлеге эшмәкәр тирә-юньне төзекләндерү буенча район конкурсында оешма, предприятие, учреждениеләр арасында беренчелекне яулый.

Ел саен рейдлар вакытында Кукмараның иң шапшак җире - Восточная урамына бармый калганыбыз юк. Быел да бу тирәдә булып кайттык. Әле кар эреп бетмәсә дә, тимер юл кырыена урнашкан урман посадкалары эчендә инде ничә еллар дәвамында җыелып килгән чүп-чар күренә, киселгән агач ботаклары аунап ята. Күпкатлы йортлар янындагы чүп түгү мәйданчыгында да шул ук хәл, анда ниләр генә юк! Бу тирәдә яшәүче бер абый моны йортларында яшәү өчен уңайлыклар булмау белән аңлатты, ягъни канализация юк, чиләккә җыелган су да, башкасы да бирегә түгелә, нәтиҗәдә, шундый чүп "таучыгы" барлыкка килә. Әмма бу дөрес фикер түгелдер дип уйлыйм. Фатирда ук көнкүреш калдыкларын аерым пакетка салып чыгарып куеп буладыр бит?!

Авыл җирлекләрендә дә законсыз төстә "ачылган" чүп ташлау урыннары шактый әле. Бу бигрәк тә су буйларында, урман посадкалары янында күзәтелә. Соңгы вакытта "Экосервис" оешмасы авылларга чыгып та чүп җыюны ныклап оештырып җибәрде. Әйтик, быелның өч аенда гына да полигонга 2 мең тонна көнкүреш калдыклары чыгарылган. Димәк, киләчәктә авылларның йөзе тагын да матураеп, чистарып калачак дигән сүз.

Республикада игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарабызга килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша яки 89655888688 WhatsApp номерына юлларга мөмкин. Язманы газетага әзерләгәндә беренче хәбәр дә килеп иреште. Кукмараның Степан Разин урамы, 91 йорт янындагы чүп контейнерлары янәшәсендә киселгән агач ботакларының инде ун көн дәвамында алынмавын хәбәр иттеләр. Бу сорауга ачыклык кертелер дип ышанабыз.

Ландыш РАВИЛОВА, Зур Кукмара: Баланы кечкенәдән үк, ягъни ана сөте белән чисталыкка өйрәтергә кирәк, бу - иң ышанычлы ысул. Әти-әни машинада барганда бала каршында тәрәзәдән генә юлга тәмәке кабы, туңдырма кәгазе атса; су коенырга яки ял итәргә баргач, ташлаган чүпләрен калдырып, улым-кызым. җыеп торма, дисә; урамнарда үтә торган өмәләргә чыкмыйча, үзләрен акыллыга санап, әнә, юләрләр җыештырсын, дип балалары янында җавап бирсә; кыскасы, үзләре үрнәк күрсәтмәсәләр, баланы мәктәпләрдә үтә торган шимбә өмәләре генә тәрбияли алмый. Җир - безнең уртак йортыбыз, аны оныкларга, оныкчыкларга да яшәрлек итеп калдырасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk