Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кукмара “Җир сәгате” (“Час Земли”) дөньякүләм экология акциясенә кушыла

Бүген, 25 мартта, "Планетаны түгел, ә үзеңне үзгәрт" шигаре астында 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр "Җир сәгате" ("Час Земли") дөньякүләм экология акциясе үткәрелә. Әлеге чараның максаты-кешеләрдә табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү. Сүз кешеләрнең тирә-юнь мохитне-җирне, һаваны, суны һәм урманнарны үзгәртүе, бу үзгәртүләрнең кешелек җәмгыятенә тәэсиренең нәтиҗәләре турында бара. Акция "Бөтендөнья кыргый...

Бүген, 25 мартта, "Планетаны түгел, ә үзеңне үзгәрт" шигаре астында 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр "Җир сәгате" ("Час Земли") дөньякүләм экология акциясе үткәрелә.

Әлеге чараның максаты-кешеләрдә табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү. Сүз кешеләрнең тирә-юнь мохитне-җирне, һаваны, суны һәм урманнарны үзгәртүе, бу үзгәртүләрнең кешелек җәмгыятенә тәэсиренең нәтиҗәләре турында бара.

Акция "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" оешмасы башлангычында ел саен мартның ахыргы шимбәсендә үткәрелә. Төрле илләрдә яшәүчеләрнең энергия һәм энергия чыганаклары проблемасын чишүдә, планета масштабында экологик хәлне яхшыртуда үзара теләктәшлеген чагылдыра.

Барлык Кукмара район халкын шушы акциягә кушылырга, корылмалардагы, торак йортларда, тормыш-көнкүреш өчен мәҗбүри булмаган утларны 1 сәгатькә сүндереп торырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X