Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды

Бүген республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли.

Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды. Алардан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка тапшырган, 102 696 кеше көмеш билге алган, ә 106 013 кеше – бронзаны. Бу хакта «Татар-информ» МА яза. 

Бүген республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли. Быел Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында тагын 6 мәйданчык ачарга планлаштырыла. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

ГТО комплексын үстерү өлкәсендә иң көчле ун районга Буа, Чүпрәле, Саба, Алексеевск, Азнакай, Спас, Балтач, Сарман, Апас, Яңа Чишмә муниципаль районнары керә.

Фото: Владимир Васильев / «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X