Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 2022 елда «Демография» илкүләм проектына 6,5 млрд сум юнәлдереләчәк

Бу сумманың зур өлеше – 6,2 миллиард сумы – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә.

2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 6,5 миллиард сум тотылачак. Бу сумманың зур өлеше – 6,2 миллиард сумы – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм чаралары федераль һәм төбәк бюджетлары исәбеннән күрсәтелә.

Федераль дәүләт ярдәме чаралары:

1. Ана капиталы. 2022 елның 9 ае эчендә 19 546 сертификат бирелгән. 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фактик инфляция дәрәҗәсендә 8,4 процентка индексацияләнде. Хәзер гаиләдә беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы 524,5 мең сумны тәшкил итә.

2. Беренче бала тугач (уллыкка алынгач) айлык түләүләр. Быел 11,5 мең сум күләмендәге айлык түләүләрне 32 меңнән артык кеше алды.

3. Медицина күрсәтмәсе булган парлар, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай экстракорпораль аталандыру (ЭКО) технологияләреннән файдалана ала. 2022 елның 9 аенда шундый 1270 процедура үткәрелгән. 2022 елда лимит буенча барлыгы 1650 процедураны бушлай үткәрү каралган.

Балалы гаиләләргә республика дәүләт ярдәме чаралары:

1. Балалар бакчасына йөргән бала өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсацияне 144 508 кеше алды.

2. Беренче, өченче бала тугач, бер тапкыр каралган түләүне авыл җирендә даими яшәүче 1452 хатын-кыз алды.

3. Берьюлы туган өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 7 гаиләгә пособиеләр түләнә.

4. «Ана даны – Материнская слава» медале һәм «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән 11 гаилә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләккә ия булды.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019-2022 елларда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 11 990 урынга (шул исәптән 5 745 ясле урыны) 58 балалар бакчасы төзелгән. Быел илкүләм проект буенча Казанның Яңа Савин районында 220 урынга балалар бакчасы төзелеше башланган.

Илкүләм проектны тормышка ашырган еллар эчендә республикада 31 спорт объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән. Алардан иң зур объектлар – Чаллыда Боз сарае һәм өсте ябулы йөзү бассейны, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Түбән Камада күнекмәләр үткәрелә торган футбол манежы, Кукмарада спорт залы, Казанда физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары.

Бүгенге көндә Алексеевск районында ясалма бозлы, өсте ябулы каток төзелеше тәмамланып килә. Аны ел азагында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Ел саен республиканың спорт учреждениеләре өчен яңа спорт җиһазлары, инвентарь һәм спортчыларга экипировка сатып алына.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. «Демография» илкүләм проектының төп бурычлары – гаиләләрнең, беренче чиратта, балалар тәрбияләүче гаиләләрнең иминлеген кайгырту; туучылар санын арттыру, халыкның үлем-китемен киметү; өлкән яшьтәгеләрнең сәламәт һәм актив гомер озынлыгын арттыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk