Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Республика шәһәрләре яңа җәмәгать транспортлары сатып алачак

Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

2021 елда Татарстан Республикасында «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла, дип яза «Татар-информ» МА.

Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Яңа автобуслар «Елга порты — Дәрвишләр торак массивы» юнәлешендә № 1 маршрут буенча һәм «Можайский урамы — Ферма-2 торак массивы» юнәлешендә № 22 маршрут буенча йөриячәк.

Болардан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметүне үзенә максат итеп куя. Быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

Мәгълүм булганча, Казанда 2019-2024 елларда шәһәр транспортын үстерү программасына 13 миллиард сум тотылачак, дип хәбәр ителгән иде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла. Дәүләт башлыгы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендәге 474нче номерлы указы белән билгеләде. Халык телендә аны «май» указлары дип атап йөртәләр.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев