Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара район үзәк дәваханәсенең кардиология һәм терапия бүлекләрендә ремонт бара

Бүгенге көндә демонтаж һәм монтажлау тулысынча төгәлләнгән.

Тиздән район үзәк дәваханәсенең кардиология һәм терапия бүлекләрендә хезмәт куючылар авыруларны тулысынча төзекләндерелгән, яңа сулыш өрелгән палаталарда кабул итәчәк. «Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау» республика программасы буенча биредә ремонт эшләре үткәрелә. 

Баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримов сүзләренә караганда, төзекләндерүгә быелның март аенда керешкәннәр. 

— Бүгенге көндә кардиология бүлегендә — 98, ә терапиядә 68 процент эш башкарылды, демонтаж һәм монтажлау тулысынча төгәлләнде, — ди ул. — Билгеле булганча, әлеге бүлекләрнең икесенә дә ремонт бик кирәк, канализация, җылылык, электр челтәре системалары, идән-түшәм, стена, ишекләр бик иске, вентиляция юллары начар хәлдә, кыш көннәрендә тәрәзәләрдән салкын өрә, шулай ук янгын турында хәбәр итү җайланмалары да закон таләпләренә җавап бирми иде. Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре кыска гына вакыт эчендә зур тырышлык куйды. Дәваханәнең кардиология бүлегендә ике, өч һәм бишәр кешелек 9 палата ясалды. Сугыш ветераннары өчен ике кешелек, ял бүлмәсе, бәдрәф тә үзендә булган бер бүлмә әзерләнде. Барлык төр категория аз мобильле гражданнар да игътибардан читтә калмады, аларга шулай ук аерым палата бар. Андагы керү ишекләре, медицина хезмәткәрләрен чакыру төймәсе, тотынгычлар, бүлмәдәге җиһазлар физик мөмкинлеге чикле кешеләр, коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен уңайлы итеп ясалды, бәдрәф, юынгычлар да «Уңайлы мохит» программасына туры китерелде. 

...Яңартылган кардиология бүлеген хәзер танырлык түгел, элеккесе белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Баскычтан күтәрелүгә үк капиталь ремонт ясалган булуы күзгә ташлана. Коридорлар якты, иркен, идәннәрдәге плитәләр ялт-йолт килеп тора. Киенү-чишенү, интенсив терапия, авыруларны кабул итү, табиб, бүлек мөдире, өлкән шәфкать туташы, процедура, туклану, ял итү, склад һәм башка бүлмәләр — һәммәсе заманча. Коридор һәм бүлмәләргә бактерицид лампалар куелган, тәрәзәләргә исә заманча жалюзилар эленгән.

Җиһазлар да кайта башлаган инде. Әкренләп аларны җыю һәм урнаштыру эшләре бара. Палаталардагы караватларны гына алыйк: киң, уңайлы, баш һәм аяк өлешләрен күтәреп-төшереп көйләп була, һәр кешегә аерым тумбочка, урындыклар куелган.

— Терапия бүлеге дә нәкъ шундый ук булачак, — дип сүзен дәвам итә баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары. — Стеналарның иске буяулары тулысынча кырып чистартылды, су, җылылык системалары яңартылды, инженерлык коммуникацияләрен алыштыру эшләре дә төгәлләнеп килә. Идәннәргә плитәләр җәелде инде, хәзер кайбер бүлмәләрнең стеналарына кафель ябыштыралар, штукатурлау, акшарлау эшләрен башкаралар. Ишек кырыйларын ясаучы егетләр дә үз хезмәтләренә җаваплы карый. Алга таба армстронг, ягъни асылмалы түшәм җыеп урнаштыру эшләре калып бара. Тагын шуны да билгеләп үтим: ремонт вакытында лифт шахтасының берсе шулай ук яңартыла. Барлык эшләрне дә декабрь ахырына кадәр төгәлләргә ниятлибез. Киләсе елның планына исә балалар бүлегенә капиталь ремонт ясау кертелде. 

Терапия бүлегендә хезмәт куючы төзүчеләр белән дә аралашып алдык. Илдус Фазлыев көн саен Зур Сәрдек авылыннан йөреп эшли икән. 

— Мин төзелеш өлкәсе белән күптәннән таныш. Хәзер инде нинди төр эшкә алынабыз, шуны тиешенчә башкарып чыга алабыз, — ди ул. — Быел иң элек дәваханәнең балаларга сөт ризыклары тарату пунктын яңарттык, аннары кардиология бүлегенә килдек, хәзер исә терапияне төзекләндерәбез. Бу көннәрдә баскыч, идән һәм стеналарга плитка ябыштыру белән мәшгульмен. Кайчандыр өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк хезмәткәрләрдән өйрәнгән булсак, хәзер үзебез яшьләрне төзелеш серләренә төшендерәбез. Яңа бина, объект, йортлар бик күп салына. Шуның өчен дә төзүче — бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев