«Экология» илкүләм проекты кысаларында Лубян урманчылыгында 35 гектар мәйданда урман торгызыла
Шулай ук урман культурасы сезонында урман питомникларына урман культуралары өстәү һәм орлыклар чәчү буенча эш алып барыла.
2020 ел башыннан «Экология» илкүләм проекты буенча Лубян урманчылыгында 35 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Бу турыда Лубян урмн-техник көллияте директоры Рим Фәхразиев хәбәр итте.
«Бүгенге көндә “Экология” илкүләм проекты буенча Лубян урманчылыгында 35 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шулай ук урман культурасы сезонында урман питомникларына 30 гектар мәйданда урман культуралары өстәү һәм 0,6 гектарда орлыклар чәчү буенча эш алып барыла», - дип билгеләп узды Рим Фәхразиев.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 2163 гектар мәйданда урман торгызу буенча эш башкарылган. Быел «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Ревспубликасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла.
фото: Рим Фәхрәзиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев