Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Төрекләрнең милли ризыгы — пиде рецепты

Пиде пиццага охшаган, ләкин түгәрәк түгел, ә көймәне хәтерләтә.

Камыр өчен кирәкле кушылмалар: 100 грамм җылы су, 50 грамм сөт, 0,5 чәй калагы чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы эретелгән ак май, 1,5 стакан чамасы он.

Эчлек өчен: 250 грамм ит фаршы, 1 суган, 1 помидор, 1 болгар борычы, 1 чәй калагы томат пастасы, 100 грамм тозлы сыр, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Ачы камыр басып, 1 сәгатькә җылы урынга кабарсын өчен куегыз. Ул 3 пиде ясарга җитә.

Шул арада эчлекне әзерләгез. Уртача зурлыктагы суганны турап, табада үсемлек маенда кыздырып алыгыз, аннары шуңа фарш, ә бераздан вак итеп туралган помидор белән болгар борычы, томат пастасы өстәгез, тәменчә тоз һәм борыч сибегез. Фарш пешеп җиткәнче болгатып торыгыз. Эчлек сусыл булырга тиеш, коры кебек тоелса, су өстәргә киңәш ителә. Соңыннан бу әзер фаршка тозлы сыр кисәкләре кушыгыз.

Кабарган камырны өчкә бүлеп, һәркайсын озынча түгәрәк итеп җәегез. Камыр өстенә сусыл эчлекне кырыйларына җиткермичә тигезләп салыгыз. Шуннан соң камырны, көймә рәвешенә китереп, кырыйларын бөреп куегыз һәм йомырка сарысы сылагыз.

Пидены 220 градуска кадәр кызган газ мичендә 15–20 минут пешерегез. Әлеге ризыкны табынга кайнар килеш чыгарыгыз.

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев