Файдалы киңәшләр

Үсентене ничек ныгытырга?

Помидор үсентеләре бик нәзек сабаклы булып үсә, яфраклары да аксыл яшел төстә. Аларны ничек ныгытырга? 

Моңа үсентеләргә яктылык җитмәү гаепле булырга мөмкин. Хәзер күп кешедә пластик тәрәзә. Ә ул элеккечә ике генә түгел, өч катлы пыяладан ясала. Үсентеләргә яктылык тагын да начаррак үтеп керә. 
Икенче сәбәп — ярлы туфрак. Зәгыйфь үскән үсентене өстәмә тукландырып карарга була. Азофоска кебек комплекслы минераль ашлама кертергә мөмкин. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы ашлама салып эретергә һәм үсентеләргә сибәргә. “Эпин”, “Экосил” кебек үстерү стимуляторлары сибәргә дә мөмкин.

Ирек мәйданы

фото: pixabay.com

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев