Раковинадан нәрсә агызырга ярамый?
Күп кенә хуҗабикәләр раковинадан теләсә нәрсә агызып җибәрүдән бер дә курыкмый. Ә менә ул тыгылып, су китми башлагач кына хафага төшәләр.
Торбаларны түбәндәге әйберләр тыгылдыра:
• Ризык калдыклары. Савыт-сабаны юар алдыннан яхшылап ризык калдыкларын чистартыгыз.
• Пешкән йомырка кабыгының вак кисәкләре раковинадан агызып җибәргән ризык калдыкларын клей шикелле үзенә туплый.
• Май. Торбалардагы майны юып төшерер өчен, раковинага вакыт-вакыт кайнар су салырга кушалар. Әмма пластик торбаларга кайнап торган су салырга ярамый, пластик бозыла.
• Кофе суда эреп бетмәгәнлектән, аның куесы торбаларның стеналарына ком шикелле утыра.
• Он калдыклары дымны сеңдерергә һәм күперергә сәләтле.
• Чәчләр.
фото: kukmor-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев