Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Манзараста яшәүче Мәдинә ханымнан кыяр үстерү серләре

Ел саен кыярларым мул уңыш биргәнлектән, аны үстерү серләрен газета укучылар белән дә уртаклашасым килә.

Кыяр мул уңыш бирсен өчен... 

Ел саен кыярларым мул уңыш биргәнлектән, аны үстерү серләрен газета укучылар белән дә уртаклашасым килә.
Кыяр дым һәм җылылык ярата, температура режимына бик таләпчән. Су кимендә 25 градус җылы булырга тиеш. Кыяр уңыш бирә башлагач, суны күбрәк сибегез. Бер квадрат метрга 6-12 литр су кирәк. Ачык грунттагы кыярга – кич белән, теплицадагыларына иртән сибәргә киңәш бирер идем.
Бер дә иренмичә, сезон буена кыярларны кимендә җиде мәртәбә тукландырам. Беренчесен – чәчәк атар алдыннан, уңыш бирә башлагач – һәр ун-унбиш көн саен. Органик ашлама итеп сыер тизәген кулланам (1 өлешкә 10 өлеш су). 
Кыяр яфрагы саргайса, калий җитми дигәнне аңлата. Бер литр кайнар суга бер аш кашыгы көл салып, ике көн төнәтәм дә яшелчәнең яфракларына сибәм.
Мәдинә, Манзарас

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk