Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кукмарада яшәүче Наҗия Гайнетдинова балан джемы рецепты белән бүлешә

Куе джем чәй эчәргә дә бик тәмле, пирожки һәм пирог эчлегенә дә әйбәт.

Балан джемы

Кирәкле кушылмалар: 2 килограмм балан, 1,5 килограмм шикәр комы, 150 миллилитр су.

Кәстрүлгә балан белән су салып кайнатып чыгарабыз. Аннары иләк аша тукмак белән төеп үткәреп, төшләрен генә калдырабыз. Сөзгән сыек массага шикәр комы кушып болгатабыз да 10 минут пешерәбез. Джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куябыз.

Куе джем чәй эчәргә дә бик тәмле, пирожки һәм пирог эчлегенә дә әйбәт. Тәмле булсын!

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев