Хуҗабикә колагына
Файдалы киңәшләр.
• Термостагы чит исне бетерү өчен, бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр селкергә, соңыннан кайнар су белән чайкарга кирәк.
• Сырны угычта уар алдыннан угычка сыек май сылагыз. Алай эшләгәндә сыр ябышмаячак, угычны юарга җайлы булачак.
• Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклый.
• Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев