Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кер сабыны: картлыкны кичектерә, чәчне ныгыта, томау төшүдән саклый

Бу язмада кер сабынының файдалы үзлекләре турында белергә мөмкин.

Бит тиресе картаймасын өчен, атнага ике тапкыр кер сабыны белән юыныгыз. 

► Чәчегез озын һәм куе, кавыксыз булсын, дисәгез, кер сабынын кулланыгыз. Башта чәчегезне шампунь, аннары кер сабыны белән юыгыз. Соңыннан суга берничә тамчы аш серкәсе кушып, шуның белән чәчегезне чайкатыгыз. Әлеге ысул чәче майлы кешеләр өчен кулайрак. 

► Үкчә ярылмасын өчен дә кер сабыны булыша. 2 литр кайнар суга 1 чәй калагы сода һәм 1 аш кашыгы вакланган кер сабынын кушып, аякларны шул суда тотыгыз. 

► Кер сабыны томаудан да коткара. Ләкин аның беренче билгеләре барлыкка килү белән кулланырга кирәк. Кер сабынын су белән җебетеп, шуңа мамыкны манып, борын эчен эшкәртегез.

ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев