Йомырка сарысының төсе тавыкка нәрсә ашатуга бәйле
Тавыклар бөртеклеләр белән тукланса, йомырка сарысы аксылрак була.
Йомырканың кабыгы гына түгел, сарысы да төрле төстә. Бу нәрсәне аңлата соң?
Йомырка сарысының төсе тавыкка нәрсә ашатуга бәйле. Аның сарысына куе төсне каротиноид пигментлары бирә. Тавыклар бөртеклеләр белән тукланса, йомырка сарысы аксылрак була. Каротинга бай кишер, люцерна, кукуруз ашаса, сарысы кызгылт сары төскә керә. Аңа карап йомырканың файдалы үзлекләре артмый. А, Д, Е һәм К витаминнары микъдары бер үк булачак, тәмендә дә аерма юк. Аксыл, кызгылт кабыклысының файдалы үзлекләре бер үк.
Яшеллек һәм витаминнарга бай ризыклар ашату, иркендә йөртү тавыкка файдалы, ул йомырканы күбрәк салачак, иммунитеты ныгыячак.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев