Яз җитте — талпаннардан ничек сакланырга: Кукмара табибы киңәшләре
Бу авыру җиңел узмый: кеше температура күтәрелүдән, хәлсезлектән, башка симптомнардан зарланырга мөмкин.
Яз җитү белән табигать уяна, көннәр җылына, кешеләр саф һавага — урманнарга, болыннарга, паркларга ашкына. Әмма шушы рәхәт ял мизгелләре белән бергә тәнгә талпан кадалу куркынычы да арта.
Талпаннардан ничек сакланырга, алар нинди куркыныч тудыра һәм тешләгән очракта нишләргә кирәк? Әлеге сорауларга җавапларны без Кукмара районы үзәк дәваханәсенең эпидемиологы Рамил Мохтаров белән әңгәмәдә ачыкладык.
— Талпан тешләү нинди куркынычлар белән яный?
— Талпанның иң зур куркынычы — ул инфекцияләрне күчерүче булуында. Алар аша кеше талпан энцефалиты, боррелиоз (Лайм чире), шулай ук башка төр инфекцион авырулар белән зарарланырга мөмкин. Мәсәлән, талпан энцефалиты — бик җитди вируслы авыру, ул үзәк нерв системасына зыян сала.
— Әлеге авырулардан тулысынча сакланып буламы?
— Тулысынча саклану бик авыр, чөнки барлык кешеләрне дә вакцинацияләү мөмкин түгел. Шуңа күрә без профилактикага игътибар бирергә тиешбез. Бу — табигатькә чыкканда «дөрес» кием сайлау. Урманга яки үләнле урыннарга барганда, мөмкин кадәр тәнне каплаучы кием кияргә кирәк: озын җиңле күлмәк, чалбар. Кием ачык төстә булса, тагын да яхшырак — талпанны тизрәк күреп булачак. Чалбар балагын оекбашка яки биек ботинкага тыгу киңәш ителә, чөнки талпаннар, гадәттә, түбәннән өскә таба үрмәләп менә. Күлмәк җиңнәрен төймәләргә, муен тирәсен дә капларга кирәк. Болар барысы да талпанның тәнгә эләгү мөмкинлеген киметә. Табигатьтә ял иткәндә сукмаклардан гына йөрергә, биек үләнле, куаклы урыннарга утырмаска, ятмаска, палатканы чиста, үлән аз булган җиргә куярга һәм иң мөһиме — һәр сәгать саен үзеңне тикшереп торырга. Талпаннар ешрак тәннең нечкә тиреле урыннарына ябыша: колак арты, муен, тез, култык асты, ботлар тирәсе.
— Безнең төбәктә талпаннар белән хәлләр ничек тора?
— Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда талпаннар буенча имин булмаган районнар бар. Безгә якын Балтач һәм Саба районнары — шундыйлар рәтендә. Әмма Кукмара районында әлегә талпан энцефалиты теркәлмәде. Шулай да талпан боррелиозы очраклары бар. Бу авыру да җиңел узмый: кеше температура күтәрелүдән, хәлсезлектән, башка симптомнардан зарланырга мөмкин.
— Әгәр талпан кадалса, нишләргә?
— Иң мөһиме — паникага бирелмәскә һәм талпанны дөрес итеп алырга кирәк. Шуңа күрә иң яхшысы — медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү: хирургия, ашыгыч ярдәм бүлеге яки фельдшер-акушерлык пунктына. Талпанны алганнан соң, табиб-инфекционистка күренү мәҗбүри. Ул кирәкле анализларга җибәрә, күзәтүгә ала һәм, кирәк булса, дәвалау билгели.
— Кеше үзе талпанны тикшертә аламы?
— Әйе, бүгенге көндә андый мөмкинлек бар. Әгәр сез талпанны алып, саклап калгансыз, аны бакча яки башка участогыгызда тапкансыз икән, Казандагы махсус лабораториягә тапшырып тикшертергә була. Әмма бу процедура — түләүле.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев