Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Яңа ел табынына тәмле салат рецепты

Тавык һәм сыр салынган салат бик гади, зәвыклы һәм яңа ел матурлыгы белән аерылып тора.

Салат өчен кирәкле кушылмалар:

  1. Тавык филесы — 200 грамм
  2. Каты сыр — 100 грамм
  3. Йомырка — 2 данә
  4. Кызыл суган — 0,5 данә
  5. Гранат (зур) — 0,5 данә
  6. Майонез — 100 грамм
  7. Шикәр — 1 аш калагы.
  8. Тоз — тәменчә
  9. Кара борыч — тәменчә

Тавык филесын кайнап торган суда әзерлеккә кадәр пешерергә ( кынча 20 минут), аннары суытырга. Йомырканы йомры килеш пешерергә (8-10 минут) һәм шулай ук суытырга.

Кызыл суганны вак итеп турарга, тәменчә шикәр һәм кара борыч салырга. Суганны кайнаган суга салырга һәм 10 минутка калдырырга. Сырны эре угычтан уарга. Йомыркаларны чистартырга. Бер агын аерырга, калганын эре угычтан уарга. Суынган тавык филесын эре кисәкләргә турарга.

Суганнан суын агызырга, аны сыгарга. Суган, йомырка, сыр (беразын калдырырга) һәм тавык филесын болгатырга. Майонез кушарга. Өстен гранат белән бизәргә

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев