Ятим йорт (булган хәл)
Менә шулай җае белән барган тормышның уйламаганда гына көе китте...
Гади генә бер авыл урамының инеш ярына барып тоташкан чатында таллар-тупыллар куелыгына сыенып утырган йорт бар. Кайчандыр таза нарат бүрәнәләрдән салынган бу йорт, хуҗалары кебек картаеп китсә дә, әле нык күренә. Хәер, алты дистәсен тутырып, җиденчесен ваклаган Әхмәтҗан һәм аның хатыны Хәбирә турында да “карт-карчык” дип әйтергә тел әйләнми. Икесе дә әле үз егәрендә, мал-туар асрыйлар, бәрәңге, яшелчә үстерәләр, үз гаиләләре белән яшәүче балаларына төрле яклап ярдәм итәргә тырышалар.
Әхмәтҗан белән Хәбирәнең икесе турында гына сөйләп, хата җибәрдем, ахры. Өйдә бит әле туксанның аръягына чыккан әби дә бар. Гадилә карчык – тик торуны һич сөйми торган җан, кыбыр-кыбыр килеп, һаман нидер эшләп йөрүдә булыр.
Берара эшләр беткәч, өчесе бергәләп Хәбирә пешергән тәм-томнар белән чәй эчәргә яраталар. Кичләрен иске генә телевизорны кабызып, дөнья яңалыклары белән танышалар, гәҗитләр укыштырырга да вакыт табалар.
Бик нык алҗымаган чагында Әхмәтҗан йә итек төпләргә утыра, йә булмаса, эш коралларын барлап, төзәтәсен төзәткәләп куя. Күзлекне бар дип белмәгән Гадилә карчык исә оекбашлар бәйли. Үзе ара-тирә уфылдап ала:
- И-и, күзләр бетте инде. Элеккеге күзләр түгел шул.
Хәбирәнең дә үз мәшәкатьләре...
Менә шулай җае белән барган тормышның уйламаганда гына көе китте: Әхмәтҗан тыны кысылудан зарлана башлады. Анысы бер хәл, буыла-буыла йөткерүләре бигрәк интектерде. Үзен дә, өйдәгеләрне дә.
- Бу кадәр төтен суыруыңа үпкәң ничек чыдасын, - дип, Хәбирәсе шелтәләп алгач, гомер буе тарткан тәмәкесен дә ташлады. Әмма рәхимсез чир аны үз кочагыннан җибәрергә теләмәде...
Өйдәгеләр пошаманга калды.
- Тыңлачы, Әхмәтҗан, каен яфрагы төнәтмәсе бик шифалы икән дип ишеттем. Авырмаган тән булмас. Раббыбыз кушса, иншаллаһ, терелерсең, - дип, тагын сүз кушты хәләл җефете, тавышын калтыратмаска тырышып.
Эчте Әхмәтҗан: каен яфрагы төнәтмәсен дә, төрле үлән суларын да. Дарулар да йоткалады. Хәле генә яхшыруга бармады. Ахыр чиктә аны Хәбирәсе дәваханәгә барырга күндерде.
Барды. Тикшереп-тыңлап караганнан соң:
- Казан табибларына күренеп кайт әле, - дип, кулына юллама тоттырдылар. Менә шул чакта Әхмәтҗанның эчендә нидер өзелгәндәй булды, ниндидер бер эчке тоем белән хәленең яман икәнлегенә төшенде.
Казаннан ир бөтенләй хәлсезләнеп, йончып кайтты. Күзләрендә инде өмет чаткылары сүнгән, йөзендә битарафлык, тәкъдиргә буйсынганлык. Әмма текәлеп, игътибар белән караганда, аның күңелендә тирән хәсрәт ятканын аңлау кыен түгел иде.
- Син алай бетеренмә әле, Әхмәтҗан, снимокларың да бик чиста күренә бит, - дип юатты аны үпкәсенең рентген сурәтләрен әйләндерә-әйләндерә карап та, берни аңламаган күрше-тирә.
Тик Әхмәтҗан гомере бетеп барганын сизә, якты дөньяда яшәүдән һич туймаса да: “Ярый, җиткән инде, япь-яшь кешеләр дә үлеп китәләр бит әле”, - дип, үз-үзен юата иде. Көннәрен ул инде күбрәк урын өстендә үткәрә башлады. Олы, таза гәүдәсе күзгә күренеп кечерәеп калды, йөзенә сары төс кунды. Адымнары да бик йомшак, ышанычсыз иде.
...Ә тышта февраль суыклары котырды. “Язларны күрергә иде. Соңгы тапкыр”, - дип уйлады ир. Насыйп булмаган икән...
Улының өй уртасына сузып салынган җансыз гәүдәсе янында бөрешеп, бөкрәеп беткән Гадилә карчык елак тавыш белән берөзлексез догалар кабатлады. Бу тавыш кинәт әкренәя, ә кинәттән шулкадәр көчәеп, кыргый аваз булып яңгырый иде. Йөзьяшәр карчыкның күз яшьләре инде күптән кибеп беткән, җаны шулай елый-сыкрана иде аның.
- Улым, ник ташлап киттең безне, синең урынга мин үләргә тиеш идем бит, - дип пышылдады аның җир төсенә кереп корышкан иреннәре.
Нык биреште карчык бу хәсрәткә. Акылы да зәгыйфьләнеп китте, теләсә ниләр сөйләнеп йөри башлады.
- Исән генә булсын, үзенә күрә бер иптәш бит әле ул миңа, - дия иде килене Хәбирә. Әмма Гадилә карчык озак тормады, улын озатканга ике ел була дигәндә урын өстенә ятты. Әхмәтҗаны өчен күпме генә борчулар кичерсә дә, “Әни, әнием” дип саташты ул соңгы көннәрендә, яшьли генә үлеп киткән әнкәсен янына чакырып. Их аналар... Үлем кочагында яткан әби-бабайларга да кирәк шул алар...
Хәбирә өйдә ялгызы торып калды. Алай дисәң, балалары, оныклары кайткалап йөрде, күрше-тирә дә хәлен белеп торды. Шуңа карамастан, тормышындагы бушлыкны тойды ул. Кешеләр алдында сынатмаска тырышып, элеккечә мал-туарын да асрады, балаларына ит-сөт белән дигәндәй ярдәм итеп торды.
- Берүзеңә авыр бит, сатып җибәр инде малларыңны, - дип әйтеп тә карады күршеләре. Тыңлыймы соң?!
Йокысыз төннәрендә Хәбирә бар гомерен кабаттан барлап, кичереп чыга, үткәннәр турында сагышланып, тын гына елый иде. Бераз тынычланганнан соң, белгән догаларын укырга керешә. Алай да йокы кермәгәч, абзарга чыга, сыерын карап, нәни бозауны сөеп, алларына бер-ике кочак хуш исле печән ташлап керә.
Артык уйланулары сәбәпче булдымы, саулыгы какшап китте аның. Башы әйләнеп, күз аллары караңгылана торган булды. Егылгалады да. Ничек тә торып баса иде тагын. Ә бер егылуда зиһенен җыя алмады.
Хәбирәнең һушсыз гәүдәсен хәл белергә кайткан улы дәваханәгә илтеп салды. Озак дәвалады табиблар. Инде терелде дигәндә генә ул кабаттан авыраеп китте. Тыңлаусызга әйләнгән куллары белән ишарәләп һәм катып калган иреннәрен бөрештереп, соңгы сүзләрен әйтергә теләде. И-и язмыш, язмыш диген... Кайчак адәм баласы бәхилләшә дә алмыйча китеп бара шул бу дөньядан.
Яр буендагы йорт ятим калды. Кинәт кенә чүгеп, искереп киткәндәй тоелды ул. Күзләре-тәрәзәләре тоныкланды. Кичләрен аларда инде ут яктысы балкымый, күңелләрне шомландыра торган караңгылык шәүләсе хакимлек итә. Тупыл яфракларының шыбырдавы, төнге җилләрнең нидер пышылдавы астында йорт, әйтерсең, тирән йокыга чума. Кайчак ишекләре шыгырдап, капкалары шапылдап куя. Уфылдый-сыкранадыр, мөгаен. Ә бәлки кайчандыр биредә гөрләп торган тормыш турында төш күрәдер.
фото: Алсу Сәләхетдинова, "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев