Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Яратумы, язмышка буйсынумы? (булган хәл)

Мәликә күргәнне бүтән берәү күрсә, билләһи, әллә кайчан тилерер иде...

...Илмар белән алар бер кичәдә таныштылар. Мәликәнең яшь, матур, әбиләр әйтмешли, “тиле” чагы. Егет аңа бер күрүдә гашыйк булды. Кызның гына исе китмәде, өенә кадәр озата килгән Илмарга: “Вакыт үткәреп йөрмә, яратып йөри торган егетем бар”, - дип кырт кисте. Ә егет бик үзсүзле булып чыкты. Кызның ишек төбенә тузан төшермәде, “кит” дигән сүзләрен бөтенләй ишетмәгәнгә салышты, кызны үзенә карату өчен ниләр генә эшләмәде...

Илмар ялгыз калган вакытларында күп уйланды. “Алдамыйдыр. Әйе, аның кебек чибәр кызның йөргән егете булмыймы соң! Ахмак баш та инде мин, моның шулай икәнлеген беренче күргән көнне үк белергә тиеш идем. Йөрәгемдә кузгала башлаган хисне, көчәйгәнче, рәхимсез рәвештә туктатырга тиеш мин! Башканыкы ул. Хакым юк минем, хакым юк. Ләкин... Мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килсә, китсә иде ул! Йөрәгемдә мәхәббәт уты кабынды. Я, әйтегезче, кемнең аны сүндерергә хакы бар, нинди көч аны сүндерә ала? Нигә үз-үзеңне алдап маташырга? Мин Мәликәгә гашыйк, мин аны яратам. Өметсез мәхәббәт булса да, яратам мин аны. Хисемне күңелемнән йолкып атарга җыенмыйм. Алай җиңел генә кул селтәүдән минем хәлем узган инде. Сәгать саен, минут саен минем аны күрәсем килә. Күрәсем, сөйләшәсем, көлгәнен ишетәсем килә...”

Илмар бирешмәскә булды. Үҗәтләнә-үҗәтләнә, кыз артыннан йөрүен дәвам итте. Тора-бара Мәликәгә дә егетнең әрсезлеге ошый башлады, ахрысы. Ул үзе дә егеткә якынайганын сизми дә калды. Хәзер инде кичләрен җитәкләшеп йөргән вакытларында Илмар күп сөйләшмәскә тырыша. Кызның үзе турында сорашуын, кызыксынуын көтә. Әмма ул үзенең тормышы, үткәне турында бу якын кешесенә бик тә сөйләр, җанын айкаган бәхетсезлеге белән уртаклашыр иде. Мәхәббәтен аклау йөзеннән түгел, юк, ә инде бер елдан бирле җыелып килгән газаплы уйларын бушатыр өчен. Кыз әллә сизеп, әллә сизми аның йөрәк ярасына кагылмады. Әмма юкка. Бу турыда соңрак.

Җәйгә туй үткәрергә дип, ярты ел элек ярәшеп куйган егете Мәликәдәге үзгәрешләрне сизми калмады. Ул, эшеннән ял алып, кыз белән ачыктан-ачык сөйләшер өчен туган авылына ашыкты. Кайтышлый ук аның өенә барды. Бу очрашуны көткән Мәликә юлдан гына кайтучы Әмирне чәйгә дә чакырып тормыйча, су буена алып төшеп китте. Егеткә барысын да сөйләп, мөнәсәбәтләренә тизрәк нокта куясы килде аның.

- Нәрсә булды, Мәликә, берәр күңелсезлек бармы әллә? – дип, сүз башлады Әмир.

- Бар, - диде ул.
- Нәрсә булды соң? - диде ул, кызның эндәшмичә басып торуына ачуы килеп. - Шулай ук куркыныч мәллә, ничек сөйләргә белмичә, багана кебек басып торасың.

Егетнең дорфалыгына исе китмәде Мәликәнең. Бер мәлгә ул үзен аның алдында бик гаепле итеп хис итте. Ләкин, ничек кенә булса да, әйтергә кирәк дип уйлады.

- Безнең туй булмаска тора бит әле, Әмир, - диде ул, тыныч булырга тырышып.

- Ничек инде “булмаска”, кем аркасында инде ул? - диде егет, эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп.

- Минем аркада, - диде Мәликә калтыранган тавыш белән.

- Ә вәгьдә?

- Эш вәгъдәдәмени? Яратусыз нинди тормыш инде ул, Әмир?

- Яратмагач, вәгъдә бирмиләр аны.

- Әйе, мин гаепле. Кичер мине, - диде Мәликә, башын аска иеп. - Башта мин сине яратам дип уйлап йөрдем. Әмма берничек тә үземне күндерә алмадым. Нишлим? Минем ихтыярдамыни ул?

Мәликәнең бу сүзләреннән соң, Әмир чыгырыннан чыкты. Кызга усал сүзләр кычкыра башлады. Бераздан үзен кулга алып:

- Хәзер нишлибез инде? Мин өйдәгеләргә нәрсә дип әйтергә тиеш булам?

- Мине аңларга тырыш, мин инде башканы яратам.

- Күптәнме син башкага гашыйк? - диде ул, кызга нәфрәт белән карап.

- Юк, күптән түгел. Чын мәхәббәт булганда гына кешеләр өйләнешергә тиештер. Миндә сиңа карата беркайчан да тирән ярату булмады. Озак газапландым. Ярату хисе шушындый гына була микәнни дип, төннәрен уйланып чыга идем. Тырыштым мин сине яратырга, бик тырыштым. Гафу ит мине...

Әмир Мәликәнең әйтеп бетергәнен дә көтеп тормастан каршына килеп басты. Аннан йөзенә текәлеп:

- Беләсеңме син кем? Син... - диде дә, хатын-кыз өчен иң авыр сүзне әйтеп, аның аяк астына челт итеп төкереп китеп барды.
Мәликә баскан урынында таштай катып калды. Әйтерсең, аның битенә пычрак идән чүпрәге белән китереп суктылар. Ул, аңына килә алмыйча, озак басып торды. Үзен эзләп чыккан әнисенең тавышы гына аны айнытып җибәрде.

Илмарның, бергә булыйк, чык миңа кияүгә, дигән тәкъдименә, Мәликә, бәхетем шушыдыр, күрәсең, дип ризалыгын бирде.

Туй барышында Илмарга дус егете бер хат китереп тоттырды. Хатны укып чыккач, иренең үзгәрүен, йөзендә балкыган шатлыкның әсәре дә калмавын сизсә дә, моңа әллә ни игътибар бирмәде Мәликә.

Иртәгесен аны адәм ышанмаслык хәлләр көтеп тора иде. Илмар иренеп кенә йокысыннан торып килүче хатынын җилтерәтеп күтәреп торгызды да лап итеп идәнгә бастырды. Берни аңламаган Мәликә, иркәләнеп, аңа сыенмакчы булды, әмма ире аны этеп кенә җибәрде.

- Без синең белән бергә тора алмабыз, ахрысы, - диде ул коры кырыс тавыш белән. Хатын аны шаярта дип уйлады. Ләкин иренең кирәгеннән артык җитди икәнен күреп, чак аңын җуймады.

Туй вакытында дусты тапшырган хат аның бик озак очрашып йөргән Регина исемле кызыннан булган икән. Алар студент кызның укып бетерүен көтеп, көзгә өйләнешмәкче булганнар. Әмма хисләргә бирелеп йөргән вакытында егеткә: “Сөйгән ярың монда бер шәһәр егете белән типтерә, төн кунып та калгалый”, - дигән хәбәрне ирештергәннәр. Шушы сүздән соң аларның аралары бозылган. Ә әлеге хатта Регина ул сүзләрнең ялган булуын аңлаткан.

Илмар, Мәликәнең күзләренә карап: “Ишетәсеңме, мин һаман да аны яратам, ул да мине ярата,” - диде.

Яшь хатынның аяк астында җир шуышкан кебек булды, басып тора алмасын аңлап, ул идәнгә утырды.

- Ни өчен, Илмар, нәрсә өчен? Сез бер-берегезне яратасыз да ди, ә минем ни гаебем бар соң? - диде Мәликә. - Мин бит сезнең арага кермәдем, үзең ел ярым очрашып йөргән егетемне ташлаттырдың. Аны яратмыйсың, күзләреңнән күрәм дип, мине ышандырдың. Яратмагач, ни өчен алларыма тезләнеп үзеңә кияүгә чыгуымны сорадың?

- Синдә аның чалымнарын күрдем. Сине аңа охшатып, ул дип сөярмен дип уйладым, - диде ир, үзен тамчы да гаепле санамыйча.

Кешеләр ни дияр? Бары шуның өчен генә ул көнне иренең йортыннан китмичә кала Мәликә. Икенче көнне бу хәбәр туганнарына да билгеле булды. Әтисе кызын алып кайтып китәргә дип килсә дә, кайнанасының елый-елый ялваруларына каршы тора алмыйча, Мәликә бу йортта яшәргә кала. Әгәр моны яшәүгә санаса. Хатынының калуы Илмарның тагын да ачуын кабарта. Китсә, Регинаны алып кайтыр идем, дип уйлый ул. Ир һәр көнне юктан да тавыш чыгара башлый. Яшьлек мәхәббәте белән очрашып йөрүләрен читләрдән генә түгел, хәтта гаиләсеннән дә яшерми. Мәликәнең, бәлки балабыз булгач туктар, дигән өметләре дә акланмый. Хатынының буйга узганын белгәч, ул тагын да усаллана. Авырлы хатынын көн саен: “Мин сине яратмыйм, күрә алмыйм”, - дип, кимсетүдән дә чирканмый. Көннәрдән бер көнне Мәликә, түземлеге бетеп: “Мин синнән ярату сорамыйм, балабызның атасы бул дип тә әйтмәм. Исән-сау сабыемны алып кайтуга, мин синнән китәм”, - ди.

Баласына бер күтәрелеп тә карамаган ирдән аерылып китәргә дип әйберләрен җыйнап йөргәндә Мәликәне тагын кайнанасы туктатып кала.

- Менә нәрсә, улым, атаң да, мин дә, хатының да синең кыланмышыңа бик күп түздек. Мәликә белән торасың килмәсә, теләсә кая кит! Бар, әнә Регинаң янына, рәхәтләнеп яшәгез. Минем куып чыгарырлык киленем дә, оныгым да юк, - ди ул Илмарга. Әмма кичә генә Регинадан алган хатын кабат исни-исни укып утырган ир әнисен әллә ишетте, әллә юк.

Беркөнне Мәликә, иренең эштә булуыннан файдаланып, өстәл тартмасыннан Регинаның хатларын алып укый. Үзенә мыскыллы елмаю белән карап торган  кызның (Мәликәгә шулай тоела) сурәте артындагы “Сөйгәнем Илмарга - булачак бәхетле ярың Регинаңнан” дигән язу аны бөтенләй чыгырыннан чыгара. Ул, көндәшенең хатлары белән бергә фотосурәтләрен ачу белән ертып, мунча миченә ташлый. Ә иреннәре: “Нәрсә өчен миңа бу газаплар?” - дип кабатлый.

Нәкъ өч көннән Регина утырган машина юл һәлакәтенә очрый. Аның үлеме барыбер йортка тынычлык китерми. Илмарның уенда да, телендә дә бары ул, хәтта төшләрендә дә аның исемен кабатлый. Мәликәгә иренең газапланулары ничектер кызганыч була башлый. Регинаның үлемендә исә ул үзен гаепле дип саный. “Әгәр фотоларын ертмасам, бәлки исән калган булыр иде. Аның барлыгын белсәм, мин Илмарга кияүгә чыкмас, аларны да, үземне дә бәхетсез итмәгән булыр идем”, - дип, кайнар күз яшьләре коя ул.

Бар күңелләре белән бер-берсен яраткан кешеләрнең берсе үлсә, икенчесе дә сагынуга түзә алмый, диләр. Шуңа күрә Мәликәнең бар курыкканы – ирен югалту. Һәр җомга саен Илмар – Регинаның рухына дип, ә Мәликә иренең исәнлеге өчен сәдака бирә. Аның бу гамәлен беркем берничек тә аңлата алмый. Яратумы, язмышка буйсынумы бу?

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев