Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Түз йөрәгем (хикәя)

Азаты үләр алдыннан Галияттәй бик тә сәер төш күргән иде. Самавыр куйды, ул эреде. Аннан соң зур ак айгыр Азатының күкрәгенә басты. Ак атны газраил, диләр бит.

Ачык тәрәзәдән бакчадагы алмагачка кунган кошның сайравы ишетелде. Бу кош биредә яши идеме, кем белсен... Бәлки ул яңа гына килеп кунгандыр, анысы мөһим түгел. Сайравы шуның кадәр моңлы, сагышлы, бер үк вакытта куанычлы да иде. 
Галияттәй тавыш иясен күрер өчен тәрәзәдән карады. Агач башында сайраучы кош сыерчык та, сандугач та түгел. Сандугач — бик кечкенә кош, ул кешегә күренми дә диярлек. Аның кебек матур итеп бер генә кош та сайрый алмый. Әйе, әлеге сайраучы кош шушы сандугачны да уздырырга тырыша бугай. Шулай матур итеп сайравы белән үзенә тиң парын эзлидер, мөгаен. 
Галияттәйнең күз алдына яшьлек дусты булган, соңыннан өзелеп сөйгән ярына һәм иренә әверелгән Азаты килеп басты. 

Алар язның иң матур бер көнендә, кошларның өздереп сайраган бер кичендә танышканнар иде. Шул кошларның сайравын синең чырык-чырык көлүеңә охшатам, дигән иде Азат. Аның белән узган матур көннәр, бәхетле мизгелләр, кабатланган сихри иртәләр, һаман да җанны әрнетеп, күз алдына килеп баса. 

Матур яшәделәр, бер ул һәм бер кызга гомер биреп, аларны үстереп, югары белемле иттеләр. Азат югары урында эшләде. Галияттәй үзе дә төшеп калганнардан түгел иде. Бер заводта баш хисапчы вазыйфасын башкарып, шуннан лаеклы ялга китте. Ә Азатка лаеклы ялда да берничә ел эшләргә туры килде. Инде бөтенләйгә ялга дип кайткач, берничә айдан:

— Мин беләгемдә көч, йөрәгемдә ялкын булганда, тәрәзәдән урамга карап ятарга тиеш түгелмен, — дип, яңадан эш эзләп чыгып китте. Һәм берничә айдан йөрәк өянәге булып, якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты. 

Азаты үләр алдыннан Галияттәй бик тә сәер төш күргән иде. Самавыр куйды, ул эреде. Аннан соң зур ак айгыр Азатының күкрәгенә басты. Ак атны газраил, диләр бит. 

— Мине язмыш кочагына пар канатсыз калдырып ташлап киттең, — дип, күз яшен түкте Галияттәй. — Азатым! Бер генә минутка да исләремнән чыкмыйсың. Бәхеткә түзеп була икән, ә менә сагышларга түзүе, ай-һай, бигрәк тә авыр.

Барысы ал да гөл иде, әллә инде көнчеләрнең күзләре тиде, тормышлары кителә барып, бер исәп — икенчесен, икенчесе өченчесен өстери башлады. 

— Әни, мин кияүгә чыгам, — дип сүз башлады Галияттәйнең кызы Гөлия. 
— Кемгә чыгасың соң, кызым? Үзең йөргән егетем юк дип әйтә идең. Иң элек егетеңне минем белән таныштыр, аннан сөйләшербез. 

Таныштырды ул аның белән. Кияү дигәнең үзенең әтисе белән бер яшьтәге ир-ат булып чыкты. Галияттәй кызын төрлечә үгетләп карады. 

— Минем ризалыгым юк. Ата-ана фатыйхасына каршы барып, кеше бәхетен урлап, әле беркемнең дә бәхеткә ирешкәне юк. Олы яшьтәге кешенең гаиләсе булмый калмас, бу турыда уйладыңмы соң? Эх, киңәшләшергә әтиең дә юк бит. Ләкин бу очракта бернинди киңәш тә кирәк түгел, син шуны аңларга тиеш, — диде ул, ярсып. 

Галияттәй кызына тегеләй әйтеп карады, төрлечә дәлилләр белән дә аңлатты, ләкин Гөлиянең үз туксаны туксан иде. 

— Ул мине бал белән майда гына йөздерәчәкмен, диде, чыгам булгач — чыгам, — дип, үз сүзеннән кире кайтмады кыз. 

Менә шулай Гөлия атасы яшендәге кеше белән гаилә корды. Яши-яши, еллар узган саен, әнисенең әйткән сүзләрен исенә төшерде. «Кеше бәхетен урлап, беркем дә бәхетле була алмый», — дигән сүзләр аның йөрәгенә ук кебек кадалган иде. Һәм, чыннан да, әнисенең хаклы булуын аңлады. 

— Мин яшьлегем белән сукырларча фикер йөрткәнмен икән. Менә улым Илсаф туды. Ләкин ул бала — яшьләй атасыз, ә мин ирсез калачакмын. Үземнең әтием яшендәге кеше белән тигез гомер итеп булмаячагы көн кебек ачык бит, — дип уйлады ул. 

Һәм бервакыт ирен паралич сугып, урын өстендә ятарга калды. 

— Башларымны ташка орсам да соң инде. Мин кияүгә чыгам дип шашынганда, нигә әнием, чәчләремнән йолкып, уңлы-суллы яңакламады икән?! Бәлки төшенер дә идем. Терсәк якын, ләкин тешләп кенә булмый, — дип уфтанды Гөлия. 
— Үзең казыган чокырга үзең төштең, моннан чыгу юлы да юк, рәхәтен күреп яшә, — диде көндәше бер очраганда. 

Авыру ирне карау Гөлиянең чигәләренә вакытыннан алда ак бәс салды, битләренә вакытсыз буразналар сызды. 
— Теләп алган картам, тырыша-тырыша тартам, — дип, Гөлиягә өзгәләнеп яшәргә генә калды. 

Менә ул ун елдан бирле урын өстендә ятучы ирен тәрбияли. 
— Үзе егылган еламас, диләр. Шул кирәк миңа, — дип, үз-үзен битәрләп алды. 

Түшәктә ята башлаганга ун ел була дигәндә, үзенең туган көнендә ире бакый дөньяга күчте. Шулай итеп, Гөлия — ирсез, ә аның улы Илсаф әтисез калды. 

— Яшьлегем, чибәрлегем белән кеше гаиләсен таркатып, карт белән яшәлгән елларым әрәм, — дип, күз яшен түкте Гөлия. 

Тормыш бер кирегә китсә, гел кирегә китә икән ул. Көннәрдән беркөнне Гөлия дә авыруга сабышты. Табибтан табибка йөрүнең дә файдасы булмады. 

— Соңга калгансың, — диделәр аңа. Тормыш иптәшенең вафатына биш ел булгач, Гөлия дә ире янына китеп барды. Улы Илсаф менә шулай дөм ятим калды. Аны әбисе карамагына тапшырдылар. Әбисе тәрбиясендә бик тәртипле һәм мәрхәмәтле бала булып үсте. Ул югары белем дә алды, яхшы гына эшкә дә урнашты, яраткан кызы белән гаилә корып җибәрде. 

— Бу балалар өчен кайгырасым юк, — дип сөенде Галияттәй. 
Ләкин аңа тагын бер сынау үтәргә туры килде. Үзенең ир уртасы булган улы Айзатны ниндидер акча эшләрендә гаепләп кулга алдылар. 

— Аллаһы Тәгалә! Нигә син миңа шулкадәр авыр сынаулар бирәсең? Балаларымны тәрбияләгәндә, кайсы яшәеш чорларында ялгышлык җибәрдем соң? — дип өзгәләнде ул. — Кызым үзе теләп алган язмышында аз гына яшәп калып гүр иясе булды. Ә хәзер көтмәгәндә-уйламаганда газиз улым авыр хәлдә мине дә сагыш утларына салды. Кая барып, кемнән ярдәм сорарга?

Галияттәй, тәрәзә каршында сайраучы кошны күзәтә-күзәтә, барлык вакыйгаларны күз алдыннан үткәрде. Ул чарасыздан оныгы янына юл тотты һәм аңа борчуын сөйләп бирде. 

— Әбием, кайгырма, барысы да әйбәт булыр. Бары тик ниндидер ялгышлык кынадыр, — дип тынычландырырга ашыкты Илсаф.

Ул бу турыда инде хәбәрдар иде. 
— Улым, ялгышлык кына булсачы. 
— Әби, син бераз ятып ял ит, арыгансыңдыр. Мин чәй куям, аннан бергәләп чәйләп алырбыз. Озакламый хатыным да кайтып керер. 

Оныгы чыгып киткәч, Галияттәйнең күзе өстәлдәге газетага төште. Ул аны кулына алды. Ә анда аның газиз улын төрмәгә утыртылганы язылган иде. Карчык, йөрәген тотып, мендәргә капланды. 
— Әби, әйдә, чәй эчәбез, — дип кергән оныгы, әбисенең хәрәкәтсез ятуын күреп, баскан җирендә тораташтай катып калды... 

Бу вакытта аның кадерле әбисенә чәй дә һәм башка бернәрсә дә кирәк түгел иде инде. Балалар хәсрәте аны теге дөньяга илтеп җиткерде... 

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев