Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Сүрелмәгән мәхәббәт (бер ир сөйләгәннәрдән)

Ел ярым үтте, сыйныфташым күренмәде. Соңгы үтенечен үтәп, аны авылга алып кайтып җирләделәр.

Авылда бездән дә ярлырак яшәгән бер-ике генә гаилә булгандыр. Шул вакытларга борылып карасам, күңелемә тирән яра салган бер вакыйга күз алдыма килеп баса.

Арча Сабан туе көнне авыл көтүен иртәрәк кайтарырга булдылар. Мин бәйрәмгә, сарыкларны кертеп япкач кына,  иптәш малайлардан соңгарак калып барырга булдым. Барырга теләвемнең җитди сәбәбе дә бар иде: сыйныфташ кызның Сабантуйга киткәнен әйттеләр. Минем,  7 сыйныфны тәмамлап, борынга “кызлар исе” керә башлаган чак булгандыр. Ул кызны ошатмаска мөмкин түгел: озын толымлы, түгәрәк көләч йөзле, күбәләк кебек “очып” йөри торган җиңел гәүдәле иде. Әнисе кибеттә эшли, бердәнбер кызын бик матур итеп киендереп йөртә. Йөрәккә әмер биреп булмый бит, күңелем белән аңа тиң түгел икәнемне белсәм дә.

Арчага “катык” поездына (өч вагонлы поездны халык шулай атый иде) утырып киттем. Сабантуйга халык күп җыелган, барысы да иң яхшы киемнәрен киеп килгәннәр. Шулвакыт каршыма иптәшләре белән теге кызның елмаеп килгәнен күреп, туктап калдым. Ул: “Нәрсә, көтү көтәргә килдеңме әллә?” – дип, мыскыллап миннән көлде, аякларымдагы галошларга төртеп күрсәтеп. Мин, чыннан да, юньле аяк киемем булмаганлыктан, зур галошлар киеп, төшеп калмасыннар өчен шпагат белән тарттырып бәйләгән идем. Оятымнан җиргә сеңәрдәй булдым. Кесәмдә әни биргән 20 тиен акча бар иде, йөрәгемнең януын басар өчен бер стакан су алып эчтем дә товар поездына утырып кайтып киттем.
Юл буе күземнән аккан яшьләремне сөртә-сөртә, хыялымда үсеп җитәчәгемне һәм матур костюмнар киеп, кызның яныннан аны күрмичә узып китәчәгемне күз алдына китердем. Шушы хыяллар миңа юаныч бирде. Ә кызга булган тәүге хисләрем чәлпәрәмә килеп юкка чыкты. Әмма озакка түгел: ул үзе миңа карата битараф булмаганлыгын дус кызлары аша ирештерде. Мин ул вакытта “күктә очмадым”, үз урынымның кайда икәнлеген аңлаган идем.

Еллар узды. Ул, бай егеткә кияүгә чыгып, читкә китте. Мин институт тәмамлап эшли башладым.

Әлеге сыйныфташым, әнисен җирләргә кайткач, мине эзләп табып, гафу итүемне үтенде һәм үзенең тормышы барып чыкмаганын, балалары булмавыннан зарланды. Тормыш иптәше белән кайтып, безнең клиникада дәваланырга теләге булганын әйтте. Мин, үземдә тукталырсыз, ике бүлмәле фатирда ялгызым торам, дидем.

Көттем. Ел ярым үтте, сыйныфташым күренмәде. Соңгы үтенечен үтәп, аны авылга алып кайтып җирләделәр. Туганнары, якыннары булмаганлыктан, мин һәр ел саен кайтып, аның каберенә барам, чүп үләннәрен утап, чәчәкләр утыртам. Һәр кайткан саен: “Мин сине гафу иттем, тәүге мәхәббәтем”, - дип кабатлыйм.

Дәлфирә ГАЛИМОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев