Ник кайтмыйсың, Гөлҗамал? (хикәя)
Без нигәдер Гөлҗамал апаны да Әнвәр абыйны сагынып, саргаеп гомер кичерә, ләкин кире әйләнеп кайтырга нидер комачаулый, дип уйлый идек
Шәмдәлләрдә генә утлар яна,
Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның
кул бавы,
Авыр ла җан сөйгәнеңнең булмавы...
Әнвәр абый җырлый. Җыр сүзләренең күбесен аңлап та булмый, чөнки ул аларга үзенең йөрәк сыкравын кушып, ау-әү дигән кушымчалар өстәп көйли. Бары тик “Гөлҗамал” сүзен генә ап-ачык әйтә, анда да аның калтыраган тавышына кушылып, елау-үксү авазлары чагылып китә.
Бүген ул исерек. Әйе-әйе, Әнвәр абый әнә шулай айга бер-ике тапкыр эчеп-исереп, безнең оч халкына “концерт” күрсәтеп ала. Әмма аның бу кыланмышыннан беркем дә көлми.
“Йөрәге янганга чыдый алмыйча җырлый, Гөлҗамалын сагына. Шуны көтеп, ялгыз картая инде, бичара”, - дип, әниләрнең авыр сулап, үзара сөйләшкәннәрен безнең, 6-8 яшьлек балаларның да, берничә тапкыр ишеткәнебез булды. Шуңа без дә көлмибез, Әнвәр абыйны кызганып, аның җырлаганын тын гына тыңлап утырабыз.
Әнвәр абый, берничә ел элек әнисен җирләгәннән соң, кечкенә, иске йортында ялгызы гомер кичерә. Үзе фермада эшли, ат җигеп, малларга тегермәннән фураж ташый. Шуңа өс-башы һәрчак онга манчылган булыр. Кеше белән артык аралашмый, берәрсе хәл сорап эндәшсә, “Әлегә ярыйсы, җан бар”, - дип кенә куя. Эшкә карусыз, дип мактыйлар аны өлкәннәр. Кемгә салам-печән алып кайтасы, утын кисәсе, мал чаласы – ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире бормый. Соңыннан аш артыннан үзен сыйлап та кайтаралар. Андый чакларда ул кичен капка төбендәге эскәмиясенә утыра да җыр суза:
Шәмдәлләрдәәү генәәй ләү утлар янау, Гөлҗамал...
Өлкәннәр сөйләве буенча беләбез: аның Гөлҗамал исемле хатыны булган да, нигәдер Әнвәр абыйны ташлап, читкә китеп барган. Ул шуны сагынып-саргаеп гомер кичерә икән. Без әле бу дөньяда мәхәббәт, ярату, сагыш дигән нәрсәләр булуын аңларлык яшьтә түгел, шулай да аерылышу, югалтуның бик авыр икәнлеген бала йөрәгебез белән, кешелек инстинкты аша сиземлибез. Шуңа Әнвәр абый белән Гөлҗамал апаны бик тә, бик тә очраштырасыбыз-кавыштырасыбыз килә. Күрше капка төбендә яткан имән бүрәнәләргә тезелеп утырып, аларның кабат ничек очрашачаклары турында үзебезнең хыялдагы уйдырмаларны сөйлибез.
...Менә Гөлҗамал апа кайткан да Әнвәр абыйның йорт-җирен җыештырып чыгарган, аш-су пешерергә куйган, имеш. Аның кайтканын әлегә белмәгән Әнвәр абый капкадан атлауга, ишегалдына таралган тәмле аш исен тоеп, өенә йөгереп керә. Ә анда - чибәр, яшь Гөлҗамал апа аңа елмаеп карап тора...
...Төнлә кемдер Әнвәр абыйның ишеген шакый: тук-тук-тук. Урыныннан кузгалып, ишекне ачып җибәрсә, Гөлҗамал апа басып тора. И, сөенешәләр, көлешәләр, икесе дә бик бәхетле, имеш...
...Көннәрдән беркөнне хат ташучы Әнвәр абыйның кулына телеграмма тоттыра. “Кайтам, каршы ал”, - дип язган Гөлҗамалы. Әнвәр абый аны каршыларга чыгып йөгерә. Авыл башында очрашалар: Гөлҗамал апаның кулында төенчек, үзе шундый чибәр, көләч...
Без инде 45-50 яшькә җитеп килүче Әнвәр абый белән бергә Гөлҗамал апаның да картаеп барганын уйламыйбыз, моны кирәк дип тә санамыйбыз. Безнең күңелләрдә ул өлкәнәеп килүче, битләрендә җыерчыклар пәйда булган, күзләренең төсе уңа башлаган хатын-кыз булып түгел, телевизордан берничә тапкыр караган “Зәңгәр шәл” спектаклендәге Мәйсәрә образында яши: озын толымнарын зәңгәр яулык астына җыйган, елмаюын бит очларындагы мәхәббәт чокырларына яшергән, төз гәүдәле Гөлҗамал апабыз бик сөйкемле, матур, яшь әле... Аны ничек сагынмассың да, ничек сагыш утларында янмассың!
- Әнвәр абый бүген исерек! – шушы очта яшәүче балалар арасында бу хәбәр чыбыксыз телефон аша яшен тизлегендә тарала. Аның капкасы тирәсеннән беренче сыкрау авазлары ишетелүгә, без мәш килеп уйнаган җиребездән шул якка йөгерәбез. Ә анда “Гөлҗамал, Гөлҗамал”, - дип, гомер уртасына җиткән салмыш ир-ат иңри. Аның җырын тыңлый-тыңлый, янәдән фантазиябез эшкә җигелә: ничек очрашачаклар, күрешәчәкләр. Без нигәдер Гөлҗамал апаны да Әнвәр абыйны сагынып, саргаеп гомер кичерә, ләкин кире әйләнеп кайтырга нидер комачаулый, дип уйлый идек. Аның берничә иргә чыгып та, гаилә бәхете тапмавын, эчүгә бирелүен, инде ун еллар элек үк зәмһәрир салкында юлда өшеп, җир куенына кереп ятуын без кайдан белик! Шуңа могҗиза булачагына сабыйларча чын ышану белән күңелебездә үзебез тудырган якты образга эндәшәбез:
- Кайт инде, кайт, Гөлҗамал апа!
Гөлгенә МӨДӘРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев