"Картлыгымны әти-әни йортында каршылармын" (булган хәл)
Их, язмыш, язмыш! Илле яшемне узгач, мондый кыен хәлләрдә калырмын, ялгызлыкка дучар ителермен дип, башыма да китермәгән идем
-Иртә өйләнгәнмен мин. Армиядән яңа гына кайткан, кызлар белән юньләп очрашмаган, тормышны белеп бетермәгән малай гына идем бит ул чакта. Хатыным буласы кыз белән әти-әнием таныштырды. Парлашып ял йортында саулыкларын ныгытып кайтканнар иде алар. Шунда шәфкать туташы булып эшләүче кызны ошатканнар. Шулкадәр әйбәт, ачык йөзле, андыйлар сирәк очрый, янәсе. Вазыйфалары шул, югыйсә, ял йорты хезмәткәрләренең: халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтү. Гомер буе авылда җигелеп тормыш арбасын тарткан әти-әнием мондый игътибарны күргәнмени? Күңелләре эрегән инде. Безнең килен булырсың, дигәннәр кызга. Кунакка алып кайттылар үзен. Чибәр булгангамы, әти-әни сүзен аяк астына саласым килмәдеме, үземнән өч яшькә олы булса да, өйләндем аңа. "Шомарган", безнең ише "мәми авызлар"ның башларын бутый белгән икән. Моны еллар үткәч кенә аңладым.
Никахтан соң шәһәргә килеп урнаштык. Эш урынымнан миңа ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсен бирделәр. Арабызда әлләни мәхәббәт булмаса да, әйбәт кенә яши башладык. Хатын дәваханәгә эшкә керде. Бер елдан нәни улыбыз туып, дөньябыз бәби авазы, сөенечле мәшәкатьләр белән тулды. Бәхетебезгә каршы, күршеләребез күченеп китеп, ул бүлмәне, акча түләп, үзебезгә беркетә алдык. Оешмабыздан ссуда алырга туры килсә дә, шат идем: кыска гына вакыт эчендә үз куышыбыз булды бит. Хатынымның бәби тудыру йортыннан бу юлы кыз алып кайтуына фатирда үз кулларым белән кечкенә генә булса да ремонт ясадым. Тормышыбыз җайланды шулай. Авылдан әти-әни бәрәңге, ит белән ярдәм итеп тордылар, үзем дә кайтып булышкаладым. Шулай итеп, балалар үстерү, дөнья куу белән гомер узганы сизелмәгән дә. Зуррак, өч бүлмәле фатирга күчү, гаиләмне тәэмин итү өчен ял белмичә эшләдем дә эшләдем. Черәшүем эзсез узмады: бүсер чыгып, операция өстәленә менеп ятарга туры килде. Өстәвенә оешмабызның эшләре түбән тәгәри башлады, хезмәт хакын түләүдән туктадылар. Менә шул чакта өйдә җәнҗаллар чыга башлады да инде. Нинди ир син, өйгә акча алып кайтмагач, дип хатын миннән йөз чөерде. Махсус курсларда массаж ясарга өйрәнеп, шул һөнәре буенча эш тапты. Төшемле шөгыль булып чыкты ул. Чакыру буенча кичләрен өйләргә барып та хезмәт күрсәтте. Гаепләмим мин аны, тормышны ничек тә алып барырга кирәк бит. Тик озакка югалып торулары, төн уртасында гына кайтулары күңелемә шик салды. Төпченүләрем ачуын гына кабартты. Сөяркәсе бар икән, ләбаса! Танышларым әйткән бу хәбәрдән коелып төштем, җанымның ничек әрнүләрен сөйләргә сүзләр таба алмыйм. Хыянәте турында үзеннән белергә теләгәч, зәһәр елмаю белән: "Мин бит сине беркайчан да яратмадым", - дип авызымны "каплады" хатын. Ә бит башка җавап ишетермен, дип өметләнгән идем.
Аерылыштык. Дүрт ел инде бер түбә астында яшибез. Хатын белән кызыбыз - залда, мин - йокы бүлмәсендә. Улыбызның бүлмәсе буш тора. Ул өйләнеп, хатынының фатирында төпләнде, кунакка гына килгәләп китәләр.
Эшләвем хәзер башка оешмада. Хезмәт хакы мактанырлык түгел, ә чыгымнар арта гына бара. Коммуналь хезмәтләр өчен дә үзем түлим, хатын бер тиен акчасын тотмый, үзен генә кайгыртып яши. Кызыбызны көллияттә укыту да - минем өстә. Монысына уфтанмыйм, үз балам бит, ничек ярдәм итмисең? Туклануыбыз исә аерым. Аш-суны хатын үзләренә, мин үземә әзерлим. Бик нык арып кайткан чакларымда коры-сары капкалап кына ятагыма барып авам. Хатын мине күрүгә чыраен сыта. Фатирны бүлешергә, мине "малосемейка"га куып чыгарырга тырыша. Риэлторлар килеп, үзәгемә үттеләр инде. Дөрес, бу көннәрдә мөнәсәбәтләребездә бераз үзгәреш булып алды. Хатынның әтисе бездә хәзер: шәһәр дәваханәсенә операция ясатырга килгән. Ярдәмем кирәклекне сизеп, хатын эштән кайтуыма аш өстәле янына дәшә. Мин алып кайткан иттән пешерә анысы. Тик йөзенең яктыруы - вакытлы күренеш, араларыбызның ялганмаячагы көн кебек ачык, чөнки яраткан кешесенең барлыгын беләм. Күрәсең, миңа бөтенләйгә авылга кайтып китәргә туры киләчәк, чөнки әтием урын өстендә ята, аны тәрбия кылучы әниемнең дә сәламәтлеге какшады, өстәвенә күзенә операция ясатмыйча булмас. Хатынны аларның саулыгы һич кызыксындырмый. Менә сиңа "шәфкатьле" кыз!
Их, язмыш, язмыш! Илле яшемне узгач, мондый кыен хәлләрдә калырмын, ялгызлыкка дучар ителермен дип, башыма да китермәгән идем. Шунысы гына күңелемне җылыта: картлыгымны төп нигездә каршылаячакмын. Өебез нык әле, җәйләрен кайткан саен ремонтлап, төзәткәләп тордым. Әти-әниемнең барлык ышанычы миндә: бердәнбер уллары бит мин аларның.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА язып алды
("Хезмәт даны", №20 сан, 2013 ел)
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев