Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Караңгы чокыр һәм яктылык - хикәя

Эх, ул йөрәк өзгеч көннәрне исеңә төшерсәң, чәчләр үрә тора. Берьюлы өч җанны җирләделәр бит. Зилә ике кыз алып кайтасы иде.

Заһидә бүгенге төндә бик начар йоклады. Йокыга китүгә, куркыныч төшләр күреп уянды. Кап-караңгы тирән үзәнгә төшеп китте. Менә чын шикелле инде. Чокырга төшкәндә тәннәре дә сыдырылган кебек булды. Ә ул чокыр тирән, аның төбендә — яктылык. Анда бик сәер кыяфәтле кешеләр кайнаша.

Йөрәге кызышып, дер калтырап уянды ул. Бик сәер төш. Караңгы чокыр, ә анда яктылык. Ул төшен нәрсәгә юрарга да белмәде. 
— Ярый, узгынчы төш кенә була күрсен, — дип, үзен шулай юатты.
Йоклый алмый яткан төннәрдә гомер юлын башыннан хәзергәчә күз алдыннан үткәрде ул.

...Әти-әниле гаиләдә үсеп, үзләре яшәгән авылдан ерак түгел бер шәһәрдәге тегү фабрикасына унбиш яшендә эшкә урнашты. Заһидә тегү эшенә бик тиз өйрәнде. Алга таба аның осталыгын күреп, цех начальнигы «подменщица» итеп куйды. Кем соң ул, диярсез. Башыннан ахырына кадәр тегә белергә тиешле кеше. Кем килми кала, шуның "операция«сен башкару сорала. Аларның эшен җиренә җиткереп хезмәт кую була инде.

Акчаны әйбәт түләгәнлектән, тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр алып кайтып, энесен, әти-әнисен сөендерә иде.
— Кызым, синең кияүгә китәсең бар, азрак бирнә җыярга кирәк. Сандыгыңның яртысы гына тулган, анысына да мин салгаладым. Менә шушы сандык тулы булырга тиеш, — дип, әнисе гел әйтә килде.
— Әни, ике мендәр салып куйсаң тула инде ул, — дип шаяртканы хәтерендә. — Сандыгы тулыр тулуын, ләкин егетем генә юк бит. Миңа дигәннәре тумаганмы, өйләнеп беткәннәрме?
— Никах вәгъдәң җиткәч, кияве дә, туе да булыр, кызым, — дип, әнисе чәчләреннән сыйпаган иде.

Кияү көтмәгәндә-уйламаганда булды да куйды. Заһидә белән эшләгән Саймә апасының туганы Үзбәкстаннан кунакка кайтты. Ул үзе белән улын да алып кайткан иде. Бу егетне ничек мактый алдылар, шулай мактадылар, Заһидәне аңа димләп тә куйдылар. Чибәр, матур итеп киенгән Хәкимгә кыз үзе дә гашыйк булды. Егетләр кулы да тотып карамаган килеш кияүгә чыгарга ризалыгын да бирде.
Алар беркөнне Заһидәнең әти-әнисеннән ризалык сорарга авылга җыйнаулашып кайтып китте.

— И-и балакаем, бигрәк еракка китәсең бит, сине сагынып саргаерга гына кала инде, — дигән иде әнисе, күз яшьләрен сөртеп.
Шулай да ризалашып, никах укытып, яшь кияү белән кызларына бәхет һәм хәерле юл теләп озатып калдылар. Сандык та, аның эчендәге әйберләр дә кирәк булмады. Шулай да Хәкимнең әти-әнисенә, туганнарына тиешле бүләкләрне алдылар.

Үзбәкстанда яшьләрне өстәл тулы тәм-томнар белән каршы алдылар. Хәкимнең ни өчен үзләреннән кыз табып, шул төбәктә генә өйләнмәгәнен килгәч кенә белде Заһидә. Монда кыз өчен бик күп мәһәр түләргә кирәк икән. Ә Хәким никахка гына акча бирде. Матди яктан мөмкинлекләре чикле булган, күрәсең.

Заһидә Үзбәкстанда да тегү фабрикасына урнашты. Өйрәнгән эше булу сәбәпле, бик тиз күнекте. Әллә каян килгән оста тегүчедән үзбәк хатыннары нык көнләште.

Бервакыт алар бергә җыелып, сүз берләшеп, Заһидәне каралтмакчы булдылар. Ашханәгә чыгып киткәч, аның сумкасына чит кешенең акча янчыгын салып куйдылар. Смена тәмамланып, кайтырга дип йөргәндә, акча янчыгымны урлаганнар дип, бер үзбәк хатыны еларга тотынды. 

— Кайсыгыз алды? Бирегез минем акчаны, — диде ул, зәһәрен чәчеп. Эндәшүче булмады. — Алайса һәркемнең сумкасын тикшерергә кирәк.
Менә шул акча янчыгын Заһидәнең сумкасыннан таптылар да инде.
— Мин алмадым, кайсыгыз сумкама салды? — диде ул, ярсып.

Заһидә бер ситсы чыгарды да, яланкул тотмыйм дип, теге хатыннан янчыкны тартып алды.
— Бармак эзләрем табылса, мин алган булырмын. Күрдегезме, акча янчыгын чүпрәк белән тоттым. Хәзер аны милициягә илтеп бирәм я булмаса милицияне монда чакыртам, — диде.

Бер көтү хатын-кыз куркуга калды. 
— Беркемне дә чакырмыйсың, без сине куркытырга гына уйлаган идек, — дип, Заһидәдән акча янчыгын бирүен үтенделәр.
Менә шундый даирәдә эшләп кара инде син! Эшләде, озак еллар эшләде ул. Соңыннан бу хатыннар белән дуслашып та бетте.

Ә ире Хәким начар кеше булмады. Эшләгәнен өенә ташыды. Аның әнисе дә зирәк, акыллы хатын иде. 

— Чиста киенеп, тәмле ашыйсың, назлы сүзләр ишетәсең килсә, хатыныңны хөрмәт ит. Яшәгән гомерегез сөйли торган матур төш кебек булсын. Ачуыгыз килгән чакта тел очындагы ахыргы сүзне әйтүдән тыелыгыз, — дип, Хәкимгә гел кабатлап торды.
Менә шундый ипле кайнана белән яшәде Заһидә, кайнатасы да начар кеше түгел иде.

Беренче баласы туды да гүр иясе булды. Карап торышка сау-сәламәт баланың гомере ни өчен өзелгән? Акушерлар гаебе, диделәр. Кемнедер әләкләп йөрмәделәр, тора-бара бер-бер артлы кызлары дөньяга аваз салды. Сабыйларга Зилә белән Динә дип исем куштылар.

Үткән гомер үтә икән ул. Әле кайчан гына кечкенә булган кызлары үсеп буй җиттеләр. Зилә белән Динә, Магнитогорск шәһәрендәге туганнары янына урнашып, шунда кияүгә дә чыгып калдылар.

— Кияүләрем — алтын, — дип әйтергә яратты Заһидә.

Эшләре, торыр урыннары бар, нигә зарланырга?! Зарланырлык булса, кызлары сиздерми калмас иде. Әйбәт эшлиләр, акчаларын да үзләре тоталар. Заһидә алар өчен куана иде. Ләкин сөенечләрне көенечләр алыштыра икән ул.

Беркөнне кибеттән вак-төяк алып кайтып, өйгә керүгә, Заһидә аяныч хәлгә тап булды. Яраткан ире идәндә хәрәкәтсез ята иде. Чыгып киткәндә телевизор карап калган иде бит, ни булган? Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртты. Алар килгәнче, ире өстенә капланып елаганнарын һич тә оныта алмады ул. Тромба, диделәр. Бу зәхмәт күпме кешене бакый дөньяга озатты инде...
Шулай итеп, Заһидә Үзбәкстанда берүзе диярлек яшәп калды. Билгеле, ир ягыннан туганнары бар. Ләкин һәркемнең үз тормышы. Кеше гомере яфрак сыман язмыш җилләрендә талпына. Үткән еллар аралыгындагы вакыйгалар әле генә шикелле. Ә инде аларның күбесе офык артында калган.

Хәзер Заһидәнең уе — кызлары яшәгән шәһәргә урнашу, туачак оныкларын үстерергә булышу. Менә фатирын сатса, шул якларга юл да тотачак.

Көннәрнең берендә Заһидәгә хәбәр бирми генә, тау хәтле корсак белән олы кызы Зилә кайтып керде.

— Әни, сиңа кунакка килдем, — диде ул, шатланып. — Килдем генә түгел, килдек.

Әй, сөенде инде Заһидә, сөйләшер сүзләре бетмәде.

— Әни, мин игезәк балалар алып кайтачакмын. Ике бала белән бик авырга туры килер инде.
— Кайгырма, кызым, үзем дә булышырмын, — дигән иде Заһидә.

Алар бу көнне диванда бик озак серләшеп утырды. Заһидә чәй куярга чыгып китте. Ә Зилә азрак ятып торырга уйлады. 
— Балакайларым, бигрәк каты тибенәсез, әле туарыгызга ай ярым вакыт бар бит, — дип пышылдады ул.
— Кызым, әйдә, чәй эчәргә, — диде әнисе бераздан. 

Җавап бирүче булмагач, Заһидә кызы янына чыкты. Ул диванда яткан килеш хәрәкәтсез калган иде.
— Ни булды, балам? Ун минут аралыгында ни булды? Әле яңа гына сөйләшеп утырдың бит…

Эх, ул йөрәк өзгеч көннәрне исеңә төшерсәң, чәчләр үрә тора. Берьюлы өч җанны җирләделәр бит. Зилә ике кыз алып кайтасы иде.
Шушы авыр хәсрәттән Заһидәнең шомырт кара чәчләренә чал керде. Ә йөрәге ничек түзгәндер... 

Кызы Зиләнең иреннән: «Сезгә бармаган булса үлмәс иде», — дигән сүзне ишетмәс өчен, шушы вакыйгадан соң Үзбәкстанны ташлап китәргә уйламады да. Ә бәлки кияве алай дип әйтмәс тә иде...

Кайгырганга карап кына тәкъдир үзгәрми, диләр. Зиләдә әтисе язмышы булып чыкты, гомере тиз өзелде.

...Төш. Караңгы чокыр һәм яктылык... Заһидәнең шул яктылыкны көтеп, киләчәгенең бәхетле буласына өметен өзми яшәп ятышы.

Рафилә ФӘТТАХОВА, 
Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев