Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Кайсына барырга? (хикәя)

Хикәядән өзек.

Соңгы вакытларда Шәмсехәят әбинең кәефе китеп тора. Бер дә авыртмаган җире юк кебек. Йокысыннан да ял итеп түгел, ватылып-алҗып уяна. 

Әйтерсең, төнлә урман кискән. И-и, бар иде яшь чаклар! Сугыш вакытында аларны, җитәкче эшләрдә булсалар да, ара-тирә Кәшкәрә урманын кисәргә җибәрәләр иде. Паровозларга ягар өчен утын кирәк, шунсыз алар туктап кала. Шул өзеклекне бетерер өчен, әйдәгез, үзегез үрнәк күрсәтеп, бер кузгалып алыйк әле дип, атна-ун көнгә, төп хезмәтләреннән аерып, кул көче белән эшләп алырга кушалар. Яшь чак, ашау-эчү ягыннан кытлык булса да, тәвәккәлләп чыгып китәләр, бер-ике көн азапланганнан соң, ничектер җаен табып, төп эшчеләр рәтенә басып эшли башлыйлар. Кичләрен Кәшкәрә русының өенә аякларын көчкә өстерәп кайтып егылалар. Ни хикмәт, иртән торуга, тагын тәнгә көч җыела, эшкә керешерлек чама барлыкка килә.

Ә хәзер иртән дә гәүдә кыйналып ташланган кебек, хәлсез, алҗыган була. Йокысын әйтер идем, төнгә ничә уянасың, йокы араларында сәгатьләр буена ниндидер пошаманлыкка төшеп азапланасың. Югыйсә, борчылырлык сәбәпләре дә юк кебек. Яше шактый гына булса да, ул бистә халкына кирәк булырлык итеп көн күрергә тырыша. Кулыннан килгән кадәр кемнәргәдер ярдәм итеп, кыенрак хәлдә калучыларга киңәшле сүзен кызганмый, аеруча мөһим очракларда нинди дә булса гамәли эше белән ярдәм итәргә дә кулыннан килә. Балалары кайсы-кая урнашкан, алар өчен дә борчыласы юк. Әмма күңелдә һаман да ниндидер уйлар, тәшвишләр. 
 
Ул бүген дә шулай кәефсез уянды. Әмма урыныннан торып, тәрәзә пәрдәсен күтәреп куйгач исенә төште: 21 март ләбаса. Һәм кинәт аның күңелендәге авыр тойгылар каядыр артка чигенде. Алар урынын шатлык хисләре биләп алды. Бүген ул бәйрәмгә чакырулы бит! Элгәре мартның бу көнен Нәүрүз бәйрәме, диярләр иде. Ныгытып бәйрәм итмәсәләр дә, шушы көннең исемен генә булса да хәтерләрендә тотканнары күңелдә сакланган. Ярый, анысы булгандыр, әллә кайчаннардан соң да онытылмаган икән, чынлыкта да, ул бәйрәм халык тормышында әһәмиятле урын тоткандыр, күрәсең. Аның өчен аннан башка да бу иртәне хәерле дип санарлык сәбәп бар: ул да булса сугышта үлеп калган энесенең кече улы Фәргатькә нәкъ бүген илле яшь тула. Моны ул инде әллә кайчан ук күңеленә киртләп куйды. Искә төшереп торуның кирәге дә юк.  

Бу бала Шәмсехәятнең үзенә нәкъ утыз яшь тулган елда туды. Димәк, аның яшенә утызыңны да өстәсәң, шактый гына зур сан килеп чыга. Бу инде аның үзенә дә көзен сиксән яшь туласын искәртә.
 
Шушы Фәргать исемле малай кече яшьтән үк җыр-моң белән мавыкты. Тирә-юньдә матур җырлавы белән танылды. Армиядә дә югалып калмады. Хезмәттәшләре арасында мәдәни-агарту, тәрбия эшләрен оештыру белән мәшгуль булды. Ник дигәндә, хезмәткә чакырылганчы ук ул инде районда комсомол эшендә иде, аның азмы-күпме бу тәҗрибәсе хәрбиләр арасында да кирәк булып чыккандыр, күрәсең. Армиядән кайтып, педагогия институтында югары белем алгач, ничектер тиз генә республиканың мәдәни тормышында үз урынын алды, халык күңеленә юл тапты. Тора-бара үзе укыган институтка укытучы итеп тә чакырдылар. Анда да югалып калмады, хәзер үзен фән кандидаты, доцент дип йөртәләр. “Без менә андый югары уку йортларына кереп белем дә алмый калдык. Заманасы шундый булды. Әтисе – минем энем – нәкъ утыз яшендә Мәскәү янында сугыш корбаны булды. Өч ир баланы киленебез тәрбияләп үстерде. Без әллә ни ярдәм дә итә алмадык. Үзебезнең балаларны үстерергә кирәк иде. Алар авызыннан өзеп бирерлек әйберебез дә булмады инде”, – ди ул .

Хезмәт юлын районда яшьләр оешмасы җитәкчеләреннән берсе булып башлагангамы, Фәргатьне районда хәзер дә истә тоталар, мондагы төрле уңай белән оештырылган эшләргә дә катыштыралар. Менә илле яшьлеген дә, Казаннан чакырып кайтарып, бистәдә бәйрәм итәргә булганнар. Фәргать Шәмсехәят апасына да, кичәгә килүен үтенеп, матур итеп язылган чакыру кәгазен алдан ук җибәреп куйды. Шуңа күрә карчык кичә буласы көнне җиткерә алмыйча йөдәп бетте. Көннәрне саташтырып, кичәгә бармый калмаганмынмы дип, айның ничәнче көне икәнен күршесе Гарифә карчыктан әллә ничә сорашты. Юк, әле ул көн килеп җитмәгән икән. Менә, Ходай кушып, ул көннең дә таңы атты. Мәдәният йортына киеп бару өчен, Шәмсехәят апа күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен алып карады. Сайлый торгач, икесен, ниһаять, аерып алды. Аларны үтүкләп, диварындагы кадакларга элеп куйды. Үзе, читкәрәк китеп, кайсы бәйрәмчә булыр дип карады. Аңа калса, кайсы да йөз кызартырлык түгел иде. Шулай да яшел җирлеккә ак чәчәкләр төшерелгәненә өстенлек бирәсе итте. 
 
Шулвакыт өйгә әлеге дә баягы Гарифә карчык килеп керде. Күршесенең күлмәкләр белән матавыклануын күргәч, керә-керешкә әйтеп куйды:

 – Әллә боларны кибеттәге кебек сатарга күрсәтеп куйдыңмы? 

 – Менә керүең әйбәт әле. Үзеңә дә әйткәләгәнем булды, Фәргать энемнең бәйрәме бүген бит. Клубка барырга әзерләнәм. Боларның кайсын киим икән, дим?

– И-и Шәмсехәят, кайсы да килешә. Менә бу күлмәклекне шул энең бүләк итте түгелме соң? Шуны ки. Аның да күңеле булыр.

 – Әллә син аны шушы күлмәклекне биргәнен хәтерли, дисеңме? 

 – Хәтерләмәсә, сизә. Кеше күңеле бик серле. Аның бизмәне кешенең күңелендәге иң йомшак хәрәкәтне дә үлчи ала дип яза бер татар әдибе.

 – Анысын син беләсең инде, өең китап белән тулган. 

 – Үз акылың янына китапныкын да кушкач, күңел ачылып китә. Әнә Факиһә исемле бер хатын, театрга барырга кайсы күлмәгемне киим дип, ирен аптыратып бетергән, ди. Хәер, синең белән минем алай аптыратырлык хәлебез юк. Бу күлмәкләрең икесе дә яңа. Кайсын кисәң дә ким-хур була торган түгел.

– Яңа дип, алар кимәгәнгә генә яңа саклана. Елга бер-ике киямме-юкмы?

 – Бүген исә сиңа аларның икесен дә кияргә туры килергә мөмкин әле.

– Ничек икесен дә, берсе өстенә икенчесенме?

 –  Алай түгел, берсен – клубка, икенчесен – ресторанга.
 
 – Ничек алай? Фәргать энем клубка гына чакырды. Рестораннарда бәйрәм итәргә аның ул кадәр чамасы юктыр дип беләм. Соңыннан мех фабрикасы ашханәсендә чәй мәҗлесе була, диделәр. Бер күлмәк клубка яраганны, чәй мәҗлесенә дә ярар инде.
 
– Анысы шулай, әмма бүген сине ресторанга да чакырмый калмаганнардыр. Шәмсехәят кайсына бара икән дип кызыксынып кергән идем, ачуланмасаң.
 
Гарифә карчыкның бу сүзләре Шәмсехәят карчыкны тәмам аптырашта калдырды. Нәрсә сөйли тирә-юньдәге бөтен нәрсәне белеп торучы бу кортка? Болай аның әйткәннәре чынга туры килә килүен, юк-бар белән баш катырып йөри торганнардан түгел. Ә менә хәзер әйткәннәренең генә очы-очка ялганмый. 

Күршесенең аптырашта калуын күреп торган Гарифә карчык аның сорау бирүен көтеп тормады, әйтеп салды:

– Бүген ресторанда каенешең Ясирнең туган көнен уздыралар икән бит. Алтмыш яше тулган, ди. Синсез уздырмаслар бит инде аны? Менә тагын, шулай булмыйча, заманында минем күз алдымда бик якын кешеләр булып яшәдегез бит.

 – Чынмы, Гарифәттәй? Белми идем. Аңа да алты дистә тулган, диген? Без абыйсы белән өйләнешкәндә, әле сабый гына иде бит, мәктәп укучысы. Минем башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләгән чагым. Абыйсының хатыны укытучы икәнен белгәч, мактанып та алган, имеш, ул хәзер математикадан өй эшләрен дөрес итеп башкарып киләчәк. Ә мин ничарадан-бичара гына укытучы идем, урта белемем дә юк. Кеше булмагач, җиде сыйныф бетергән кыз булдыра алыр әле дип кенә шул эшкә кушканнар иде. Кияүгә чыккач та, мәктәптән китеп бардым. Шул малай бик туганчылыклы булып чыкты. Абыйсы вафатыннан соң да мине исеннән чыгармады. Кереп-чыгып йөрде, кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Аның кулыннан күп нәрсә килә иде. Юкка гына үзен колхоз рәисе итеп куймаганнардыр. Район гәзитеннән карап киләм, аның хуҗалыгы уртачадан да аска төшми, еш кына беренчеләр рәтендә дә була. Эше күбәйгәндер, соңгы елларда күрешүләр, хәл белешүләр сирәгәйде. Хәер, минем белән аралашудан аңа хәзер ни мәгънә? Картайдым, Гарифә түти, картайдым, яшьләргә кызыклы булырлык үзем дә, сүзем дә юк.

 – Алай димә син, күрше. Туган көн ул – бөтен гомереңне искә төшерү, үткәндәге хәл-әхвәлләрдә катнашы булган кешеләр белән якын итеп аралашу форсаты. Син – Ясиргә заманында акыл биргән, юл күрсәткән апасы. Ул сине якын итеп “туган апа” дип йөри иде бит. Туган апасын чакырмый калмас. Моңа кадәр өлгермәгәндер, менә килеп тә җитәр әле. Чакырыр, чакырыр, Алла боерса, чакырмый калмас.
 
Шулай итеп, Гарифә карчык Шәмсехәят күңеленә тагын бер дулкынландыргыч хәбәр өстәп чыгып китте. Бу аның өчен зур яңалык иде. Беразга Фәргать энесенең бәйрәме артка чигенгән кебек тә булды. Әлеге Ясиргә кагылышлы хатирәләр күңелендә яңарды. Булачак ире белән танышкан, кавышкан, аннан соң гомер иткән вакытларны исенә төшерде. Тормышында, ире белән мөнәсәбәтләрдә төрле вакытлар булды. Әмма күңелне кузгатырлык, сагынып искә төшерерлекләре күбрәк иде. Кайдадыр калган ул еллар матур, ләззәтле булып тоелдылар. Ни әйтсәң дә, гомернең иң матур вакытлары алар белән бергәләп узылган. Бу ике вакыйганың оештырылу сәгатьләре бергә туры килсә, аның Ясир чакырган ресторанга баруы да мөмкин икән ич. Ул күңеленнән шулай уйлады. Фәргать ничек тә кичерер, ул – әле яшьрәк кеше. Бәлки икесендә дә булырга өлгерер? Башта кулубка барыр, бераз утыргач, Ясирнекенә дә өлгерер. Ул, шулай уйлый-уйлый, көнне уздырды. Ишектә “кешт” иткән тавышка да сискәнеп китте, Ясир түгелме дип үрсәләнде. Әмма күпме генә көтсә дә, кайчандыр “туган апа” дип өзелеп торган каенешенең үзе дә, хәбәре дә булмады.
 
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, 
Арпаяз-Казан
 
Ахыры киләсе санда
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk