Эш эзләп – Мәскәүгә (язмыш)
Бервакыт телефонда актарынып утырганда күзем бер белдерүгә төште. «Мәскәүдә дачаларны тәртиптә тотып, шунда яшәү өчен ирле-хатынлы, тәртипле гаиләләр эзлибез», — дигәннәр. Иптәшем белән фикерләштек тә...
Юлда йөргәндәме, шифаханәләрдә ял иткәндәме, кайда гына булсам да, юлдашларым миңа серләрен сөйли. Үзем дә кешеләр белән якыннан аралашырга яратам. Шуңа күрә минем белән әңгәмә куертучылар очрап тора, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Үзләренең рөхсәте белән кайберләрен газета битләренә дә бирәм. Язмалар кемгәдер гыйбрәт булсын, димен. Минем уйлавымча, хәзер газетаны яшьләр укымыйдыр шикелле. Ә менә безнең чор кешеләре ансыз яши алмыйдыр, мөгаен. Яраткан газетаң килгән көн бәйрәм кебек тоела шул ул.
Үзләренең рөхсәте белән, исемнәрен атамый гына бер язма тәкъдим итәм.
Үзебез әллә ни зур булмаган, күккә ашкан наратлар эченә кереп урнашкан кечкенәрәк кенә шәһәрдә торабыз. Ирем таксида эшли, үзем — кибеттә. Бер улыбыз бар. Ул, акыллы гына кызга өйләнеп, безнең янда яшәп калды. Килен килгәч, ничегрәк дип әйтим, мин үземне кеше өендә кебек хис итә башладым.
Улым институтта укыганда ирем белән икәү генә иркенлеккә өйрәндем. Бик каты тирлим, эссене яратмыйм, шуңа да көндезләрен төнге күлмәк кенә киям. Яшьләр янында алай йөреп булмый бит инде. Киленнән зарлануым түгел.
Ул белмәгәнне мин өйрәтәм, мин белмәгәнне — ул, дигәндәй. Менә шулай яшәп ятыш.
Подваллы итеп зур йорт сала башлаган идек. Улым иркенлек яратканымны сизеп алды да:
— Әни, үземнең гаилә өчен өйне ике катлы итәргә уйладым. Беренче катында — сез, икенче катында без яшәрбез, — диде.
Подвалы белән өч катлы була инде. Мин каршы килмәдем. Эшлим, ди бит, эшләсен. Ләкин бу өйне күтәреп, эчен матурлар өчен генә дә фәлән тикле акча кирәк.
Бер-бер артлы ике оныгыбыз туды. Килен балалар белән өйдә. Аларның төрле чак­лары була. Шау-шу, өйдә тәртипсезлек. Ә мин — чисталык ярата торган кеше. Алар авырса, дөнья беткәндәй тоела. Оныкларымны үстерергә кулымнан килгәнчә булышырга тырыштым. Ләкин ничек кенә булмасын, ирем белән тынычлыкта яшәү теләге уемнан һич китмәде. Өйне эшләргә кирәк. Ә акча дигәнен каян алырга?
Бервакыт телефонда актарынып утырганда күзем бер белдерүгә төште. «Мәскәүдә дачаларны тәртиптә тотып, шунда яшәү өчен ирле-хатынлы, тәртипле гаиләләр эзлибез», — дигәннәр. Без җирдә казынырга яратабыз, туры киләбез бит. Ирем эчми, мин — акыллы хатын. Иптәшем белән фикерләштек тә шунда китәргә карар кылдык.
Без — Мәскәүдә. Белдерү буенча биргән адресны эзләп таптык. Шәһәр читендә гектарлы җире булган бер гаиләнең дачасына урнаштык. Әйе, авылдагы шикелле егерме биш сутый да, поселоктогы кебек унбиш сутый да түгел, ә гектар. Бу җирне күргәч шаккаттык. Андагы матурлык һәм без эшлисе эш...
Төп вазыйфабыз шуннан гыйбарәт булачак: бакчаны, өйне тәртиптә тотасы. Җир кишәрлегендә өч теплица бар, безнең якта нәрсә үсә, шуны утыртып, су сибеп үстерәсе, өлгергәнен хуҗаларга җыеп тапшырасы. Алар ялга килгәндә, яраткан ризыкларын пешереп ашатып, артларыннан җыештырасы. Шашлык, уха да безнең өстә. Кыскасы, пешекче, җыештыручы, бакчачы һөнәрләрен белү кирәк. Чүп-үлән үсмәскә тиеш, газоннарны тигезләп, чабып торасы.
Ирем белән икебезгә бер айга йөз илле мең сум түләячәкләр. Күп түгел, эше бихисап, хезмәтенә күрә — түләве. Гектарлы җир бит. Ә кыш көне түләү азрак, чөнки кар гына көрисе һәм ялга килгән вакытта аларның көен көйлисе.
Әлеге хуҗаларда бер ел эшләдек. Алга таба тагын бер белдерүгә тап булдык. Шундый ук хезмәт, ләкин түләве кыйммәтрәк, икебезгә йөз сиксән мең сум. Теге хуҗалардан соң шунда урнаштык. Акчасы шәп бит. Өйне дә салып бетерербез, ирем белән генә яшәр өчен бер бүлмәле фатир да алырбыз, дибез. Иркендә торасы килә шул...
Бу хуҗаларда 4 кенә ай эшләдек. Ни өчендер безне яратмадылар. Алардан китеп, өченчеләрендә эшли башладык. Ике гектар җирне тәртиптә тотарга кирәк. Җәй аенда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлисе икән дип уйладык. Безнең өчен аерым өй бирделәр. Биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Андагы матурлыкны күрсәгез иде! Ул чәчәкләрнең барлык төре диярлек утыртылган. Кечкенә буйлы алмагачларның алмалары сыгылып тора. Җиләк-җимеш агачлары искитәрлек. Табигать матур, тыныч, борчучы юк.
Безгә кадәрге эшчеләр бу территорияне шушылай пөхтә итеп тотканнар бит. Тормыш иптәшем белән икебезгә дә маңгай тирен шактый агызырга туры киләчәк. 180 мең сумны тикмәгә генә бирмиләрдер инде. Бары тик хезмәтне намус белән башкарырга кирәк.
Биредә ике еллап эшлибез. Безне яраттылар шикелле, алар барысыннан канәгать. Берсеннән икенчесенә күчеп йөреп, шактый тәҗрибә дә тупладык.
Хуҗаларның кайда эшләгәннәрен дә белмибез. Реклама агентлыгы да әйтмәде. Сер, күрәсең. Билгеле, шәһәр җирендә ике гектар җиргә ия булучылар гади кеше түгелдер дип уйладык.
Алар елга ике тапкыр чит илгә ял итәргә киткәндә, улыбызны гаиләсе белән берәр атнага монда чакырабыз, оныкларга Мәскәүне күрсәтәбез. Рәхәтләнеп матур табигатьтә ял итеп китәләр.
Менә шулай акчабыз җыела бара. Үзебезгә улымнардан ерак түгел бер бүлмәле фатир алып куйдык. Ә хәзер салына башлаган өйләрен төзеп бетерәсе бар. Яшьләргә булышмыйча булмый.
Мәскәүгә барганда поездда бер яшь кенә ир-ат белән сүз башладык. Метро төзелешендә хезмәт куя икән. Ике атна эшләп, ике атна ял итәбез, ди.
— Үзегез яшәгән җирлектә эш юкмени? — дигән сорау бирдем.
— Хөкүмәт эшендә идем. Бары тик унбиш мең сум түлиләр. Бу акча минем машина кредитына да җитми иде, — ди.
— Гаилә кордым, балабыз үсеп килә, сала башлаган өебез бар, ә акча җитми...
Шулай, җитмәүчелек йөртә шул. Булдырыйм дигән кеше ничек тә җаен табарга, эш эзләргә тырыша. Менә без дә шундыйлар рәтендә. Яшебез алтмышның теге ягында. Шулай да әле сәламәтлегебездән зарланмыйбыз. Алга таба ничек булыр, тормыш күрсәтер.
Шул яшькә җитеп, өеннән кубарылып чыгып китеп эшләүче бу ир белән хатынга гаҗәпләнүемнең чиге юк иде. Иремә бу турыда сөйләгәч:
— Әйдә, без дә киттек, — диде ул, шаярып.
— Юк инде, мондый эшләр башкарыр өчен без соңга калдык, — дип җавап кайтардым.
Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев