Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Бер гомер - язмыш

Дарья Никаноровна катлаулы тормыш юлы узды. Сугыш чоры баласы бик иртә әти-әнисез калды: әтисе 1943 елда фронтта башын салды, ә бер елдан төрле авырулар һәм ачлыктан әнисе китеп барды. Колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән әнисе ягыннан Любовь апасы кызны тәрбиягә алды. Тыйнак кына яшәделәр, аның үзенекеләр дә алты тамак, тик хатын ятимәне үпкәләтергә ирек бирмәде. Ул кызга белем алырга ярдәм итте.

Быел көз җылы, юмарт килде. Уңышларны җыеп алырга, кайнатма әзерләргә, алмалар киптерергә дә вакыт булды. Менә Даша әбинең тәрәзә артында кәләш кебек балан да өлгерде. Иң беренче салкыннар белән ул, бу җиләкләрне җыеп, шикәр белән уа, туңдыргычка катырырга куя иде. Ә кышын алардан тәмле пироглар пешерә. Тик 80 яшьлек карчыкның хәзер аңа исе китми, менә бер айдан артык инде сәламәтлеге борчый. Әмма узар әле дип, табиблар янына барудан баш тарта. Ә Пыкрау көненә ул бөтенләй урын өстенә ятты.

«Күрәсең, соңгы сәгатьләрем якынлаша», - дип уйлады өлкән яшьтәге ханым, урын өстеннән торырга теләп. Бу аңа авыр бирелде. Тик аның биләмәләрен әйләнеп узасы, бөтен нәрсәнең үз урынында булуына инанасы килде. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр Лидия Степановна килеп, өен җыештырды, тәрәзәләрен юды, ишегалдын, бакчасын тәртипкә китерде. Икенче юлы баланны җыярга вәгъдә бирде. Даша әби, яше һәм сәламәтлеге аркасында, кәҗә һәм тавыклардан әле язын ук котылган иде. Аларны ул болай гына, бары рәхмәт өчен күршесе Валяга һәм авыл почтальоны Татьянага бирде. Малкайларны ит итәргә кулы күтәрелмәде. Ә аларның хуҗалыклары зур, иркен, терлекләргә урын җитәрлек.

Хәзер карчыкны исә үзе белән бергә картайган мәчесе Тимошаның гына язмышы борчый. Хуҗабикәсеннән башка ул нишләр?! Даша әби, аякларын көчкә өстерәп, аш бүлмәсенә барып җитте дә, стенага эленгән иске фотосурәтләргә карап, авыр сулап куйды. Үзенең тыйнак кына йортына күз салды: барысы да чиста, тәрәзә пәрдәләре дә ап-ак. Шул чак өстәлдәге каз каурыйларыннан ясалган пумаланы күреп, Пыкрау көненә коймак пешергәнен исенә төшерде. Бу көнне ул, гадәттәгечә, чиркәүгә гыйбадәт кылырга бара, ә аннары күршеләрен чәйгә чакыра иде. Тик, кызганычка каршы, тормыш моңа үз төзәтмәләрен кертте. Бүген аның өйдән чыгарлык та хәле юк.

- Бүген Пыкрау көне, - дип пышылдады Даша әби, иске караватында утырган килеш, һәм почмакта торган иконкага күз төшереп алды.

Дарья Никаноровна катлаулы тормыш юлы узды. Сугыш чоры баласы бик иртә әти-әнисез калды: әтисе 1943 елда фронтта башын салды, ә бер елдан төрле авырулар һәм ачлыктан әнисе китеп барды. Колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән әнисе ягыннан Любовь апасы кызны тәрбиягә алды. Тыйнак кына яшәделәр, аның үзенекеләр дә алты тамак, тик хатын ятимәне үпкәләтергә ирек бирмәде. Ул кызга белем алырга ярдәм итте. Тугыз сыйныфны тәмамлагач, Даша медицина училищесына укырга кереп, фельдшер белгечлеге алды. «Әгәр кеше арасына чыгарга теләсәң – укы», - диде Любовь апасы сеңлесен ерак юлга озаткан вакытта. Бу сүзләрне ул гомере буена хәтердә калдырды. Укудан буш вакытында дәваханәдә санитарка булып эшләде, хезмәт хакы алгач, аны даруга һәм башка кирәк-яракларга дип, апасына җибәрә иде. Билгеле, туганы бу акчаларны тотмыйча җыеп барды. Хезмәт сөючән, кечкенә генә буйлы, озын кара чәчле кызны дәваханә коллективы да бик тиз үз итте. Укуын тәмамлаганнан соң, өлкән яшьтәге мөдир аны стационарга шәфкать туташы буларак әйләнеп кайтырга чакырды. Хәтта торак белән дә булышырга вәгъдә итте. Тик кыз туган авылына, ул вакытка астма белән авырган апасына якынгарак кайтырга теләде.

Диплом алгач, Дарья күрше өлкәдәге авылга эләкте. Үз районына җибәрүләрен күпме генә сораса да, деканаттагы ханым аның үтенечен кире какты. Шулай итеп, ул чит районга китте. Биредә булачак ире - авылда беренче егет, баянчы Иван белән танышты. Бу сугыштан соң колхозларны торгыза, ил бөгелгән тезен турайта башлаган вакытлар иде. Авыл хезмәтчәннәре көне-төне басудан кайтып кермәде, Ваня да алдынгылар рәтендә булды, колхозда да, өендә дә эштән курыкмады. Тыныч яшәделәр, хуҗалыкларын үз көчләре белән алып бардылар. Ир белән хатынның улы туды. Кызганыч, озын гомерле булмады: җиде яшендә су коенган вакытта батып үлде. Менә язмыш диген, авылда табиб булып эшләгән елларда күпме гомерләрне саклап калды, нихәтле сабыйларга туарга ярдәм итте Дарья Никаноровна, ә бердәнбер улын үлемнән алып кала алмады. Аның вафатыннан соң, гаилә тормышында ярык барлыкка килгән кебек булды, башка бала алып кайтмадылар.

Яшерүдән ни мәгънә, Иван бик каты эчә башлады, ә көннәрдән беркөнне ул исерек килеш мунчада сөрем газыннан агуланып үлде. Шулай итеп, хатын ике якын кешесен җир куенына тапшырды. Яңа гаилә кормады. Үзен тулысынча эшенә багышлады. Хәтта пенсиягә чыккач та кешеләргә ярдәм итүдән туктамады.

Күптән инде авылда иске медпункт урынында кибет тора. Халык дәваханәгә, даруларга район үзәгенә йөри. Айга бер тапкыр авылда шәһәрдән килгән табиблар кабул итә.

- Никоноровна, син өйдәме әллә? – дигән яңгыравык тавыш ишетелде. Күршесе Таня карчыкка яңа сауган сөт һәм икмәк алып кергән иде.

- Ә миңа кайда булырга соң? – диде ул тыныч кына.

Татьяна, кабаланып, тимер кружкага сөт сала һәм, ипи кисә-кисә, җирле яңалыклар турында сөйли башлады.

- Колхоз рәисенең язын шәһәргә күчеп киткән улы кәләш алып кайткан, дип ишеттем әле, Яңа елга туй уздырырга телиләр, ди. Биредә яшәргә дә калалар икән. Нишләп калмаска, Никоноровна, ата-ана йортында һәрчак яхшырак бит. Яшә шунда, кайгы белмичә. Тик менә кызы биредә озак түзәр микән?! - дип туктаусыз сөйләнде Татьяна, ә соңыннан, әбинең хәлен аңлап, аңа тиз арада терелүен теләде һәм үз эшләре буенча чыгып китте.

Даша әби, сөтне йотып, кружкасын өстәлгә алып куйды. «Тимошкага калдырам», - дип уйлады хуҗабикә, кичә кичтән өйдә күренмәгән мәчесе турында исенә төшереп. Аны ишегалдында күрү өмете белән тәрәзәдән карады. Аннары көчкә караватына барып җитеп, урын өстенә ятты һәм тыныч кына күзләрен йомды…

Алсу ГАРИПОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев