Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Бәхетсез мин, әмма еламыйм - хикәя

Менә мин әйтәм: “Бәхетем шушы ике машинага сыеп беткән”, - дим. Ләкин өйгә кайткач, ирем бер атна эчте дә бу дөньяны ташлап китте. Эх, әниләргә бармаган булсак эчмәс иде, дип үкенәм. Инде айныткан идем бит. Менә шулай, ике машинага сыеп беткән бәхетемнең бер кыры кителде.

- Минем балачагым булмады, - диде яңа танышым. - Иң беренче сүземне өлкән буын белән таныштырудан башлыйм әле. Дәү әниемнең әтисе бик тырыш кеше була. Ул бик күп умарта тота, сәүдә эше белән шөгыльләнә. Кемдер, көнләшүенә чыдый алмыйча, югары органнарга җиткерә. Аның байлыгын тартып алалар һәм үзен төнлә белән каядыр алып китәләр. Соңыннан гына атып үтерелгәнлеге беленә. Ул заманда менә шулай үзенең тырышлыгы белән баеган кешеләрне берәм-берәм юк итә баралар.

Тырышлык, уңганлык әниемнең әти-әнисендә дә була. Алар да умарта, абзар тулы мал тоталар. Малы булган кеше ач тормый инде. Үзләреннән артканын сатып, акча да эшлиләр.
Шулай итеп, әнием дә бай гаиләдә үсә. Аңа югары белем алырга да мөмкинлекләр туа. Азмы-күпме РайПО бухгалтериясендә эшләгәннән соң, зур бер кибетнең директоры итеп билгелиләр. Тора-бара бер оешмада эшләүче директорга кияүгә чыга. Ул хатыныннан аерылган, һәм аның өч яшьлек баласы була. 

Мин, аннары өч яшь аерма белән сеңлем дөньяга аваз сала. Безне балалар бакчасына бирәләр. Әти яки әни иртән илтеп куя, ләкин күп вакытта килеп алучы гына булмый.

Сеңлемне киендереп куеп, аларның килгәнен көтеп утырулар мәңге хәтеремнән китми. Ләкин барыбер өйгә кайтырга кирәк. Ике тукталыш үтеп, сеңлемне җитәкләп, өйгә кайтып керәбез, ә анда беркем дә юк.

Әнием, көн дә эчеп кайтып, тавыш чыгара башлады. Әле бар нәрсәне җимереп тә ташлый. Дивардагы күкеле сәгатьне тотып атканы исемдә. “Әни, сәгатьне ни өчен тотып аттың?” - дигәч, “Ул йокыдан уята бит”, - дип җавап бирде.

Эчкән кешене директор итеп ничек тотканнар, дисезме. Ул бик тә зиһенле кеше иде. Эштән соң гына эчә торган булгандыр.
 
Бер казанга ике “тәкә башы” сыймады бугай: әти белән әни аерылышты. Әни эчүе белән безне тәрбияли алмады: авылда яшәүче әби белән бабай янына кайтарып куйды.

Дәү әни белән дәү әти безне бик яратты, эш белән тәрбияләде. Уен дигән нәрсә бик аз эләкте. Каз бибиләре саклау, 30 сутыйлы бакчаның чүбен утау, 10 литрлы чиләкләр белән су ташу безнең карамакта иде. Әби сыер саварга да өйрәтеп карады, ләкин мин сава алмадым, көчем җитми иде. Үзем ябык, бармакларым нечкә генә, шуңа булдыра алмаганмындыр инде.

- Әти-әниең хәлегезне белергә кайта идеме соң? - дим.

- Кайталар иде. Безне “Әтиең – начар кеше”, - дип куркытып бетерделәр. Аның кайтасын белсәк, капка төбенә машина килеп туктауга, чормага менеп кача идек. Әти безгә алимент түләде, ярдәме шул булды.

Ә әниемә дөнья тубыктан, аның шешәдәш дуслары күп булгандыр, ләкин аңа без кирәк түгел идек.

Әле әбиемнәрдә корт карарга да өйрәндек. Аларның бакчалары тулы умарта иде. Андагы эшнең иң авыры – сарыклар астында кыш буе җыелган тиресне чыгару. Сәнәк белән тирес куптарганда артка егылган чагым хәтеремдә. Алга таба шуны әйтәм: дәү әтием бакыйлыкка күчте. Безгә эш тагын да күбәйде.
 
Минем иң төп хыялым – яхшы укып, киләчәктә аягына нык басып торучы  кеше булу. Шуңа күрә тырышып укып, мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамладым һәм химия-технология университетының геология бүлегенә укырга кердем. Ләкин әнием монда укуыма каршы килде. Аның мине медицина буенча укытасы килде. Ул теләгәненә иреште: медучилищега илтеп тыкты.

Мин, училищедан кусалар ярар иде дип, юри начар укыдым. Юк, кумадылар шул. Безнең туганнан-туган абыебыз мединститутта ректор булып эшли иде. Шуңадыр инде туганнарыбызның күбесе – табиблар. Бу училищены бетергәч, фельдшер һәм массажистка булып эшли алам. Ләкин әлеге өлкәне яратмыйм, дидем бит. Алга таба икътисадый институтны тәмамладым да, зур бер банкта эшләп, бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелдем. Шул елларда бик тә акыллы дип уйлаган мәктәп директорына кияүгә чыктым, һәм аннан бер кызыбыз туды.

Сезгә яшьлектәге беренче мәхәббәтемне сөйләмәгәнмен икән. Лагерьда ял иткәндә күрше шәһәрдәге бер малай белән танышкан идем. Ул вакытларда кәрәзле телефоннар юк, без, почтага килеп, “переговор”га биреп сөйләшә идек. Егетне бик нык яраттым. Ләкин алга таба ул сөйләшүгә килми башлады. Ни өчен икәнен алга таба әйтермен.
 
Без директор ирем белән аңа бирелгән бер бүлмәдә яшәдек. Ул 7 яшькә өлкәнрәк иде. 18 яшьтә аңа кияүгә чыкканда мине бар кеше корсаклы дип сөйләгән. Директор кеше ышанычлы булыр дип уйладым. Аннан соң аны яраттым да шикелле, ләкин авырлы түгел идем.

Бервакыт кышның салкын бер көнендә балалар бакчасыннан кызымны күтәреп өйгә кайтсам, өй эчтән бикле. Дөбердәтәм, ачучы юк. Ни эшләргә соң дип аптырап, салкында балам белән шактый басып тордым. Һәм әниләргә киттек. Ул бер ир белән яши иде, әни безне кертмәде. Туңып беттек, кая барырга? Аралашып яшәгән бер әби исемә төште. Аның ишеген шакыдык.

- Әй балакайларым, бу салкында нишләп йөрисез? - дип каршылады әбекәй. Аңлаттым. Шул вакытта ирем ни өчен ишек ачмаган, дисез. Ул сөяркәсе белән булган. Миңа юк өчен дә кул күтәрә башлаган иде инде. Ә бервакыт бөтен җиремне күгәртеп бетергәнче кыйнады. Эштән кайтам, ашау пешерәм, бала киемнәрен юам... Иремә игътибарым җитмәгәндер инде, шуңа котыргандыр.

Без бу әбидә бер атна яшәдек һәм вакытлыча фатир алып тора башладык. Иремә бирелгән бүлмәдә бала белән теркәлгән идек. Юристларга йөреп, ул бүлмәне үзебезгә алдык. Ә иремне тәртипсезлеге өчен эшеннән кудылар да, авылга әнисе янына кайтып китте.
 
Мин банкта унсигез ел хезмәт куйдым. Гел хәрәкәтсез утырып, сәламәтлегем какшый башлады. Шуңа да басып эшли торган эш кирәк булды. Шул вакытта  медучилищеда укуым ярдәм итте: массаж салоны ачып җибәрдем.

Директорга бирелгән яки без яшәгән бүлмәне кемнәрдер үзләренә кирәк дип тапты. Ул бүлмәне яулый-яулый, Югары Судка кадәр барып җиттем. Кызым белән икебезгә ярты тәрәзәсе тротуардан күренә торган подвалдан ике бүлмәле фатир бирделәр. Бүлмәләрне мин көчем белән искиткеч итеп матурладым. Үзебезнең фатир булганлыктан шатлана идек.
Массажистка булып эшләгәндә бер егет белән таныштык. Аның белән берәр ел чамасы йөргәч, ул өйләнергә уйлады, мин дә каршы килмәдем. Ялгыз канат какканчы, пар булып яшәвең җиңелрәк бит. Ул әнисенә: “Бер кызы булган хатынга өйләнәм”, - дигән. Беркөнне үзләренә мине алып барды. Ишек алдында көтәргә кушып, өйләренә кереп китте. Мин аның чыкканын көтеп торам, үрелгән сетка тоткан әнисе чыгып килә: “Өйләнешәсез икән, менә аның бөтен байлыгы шушы”, - диде. Сеткада ертык юка оекбаш, трусиклар һәм бер-ике трико бар иде.

Ул өйләнешүебезгә риза түгел иде шикелле. Ләкин аның улы, әнисенә каршы килеп, безнең фатирга күчеп килде. Ул ерак юлларга йөк ташучы шофер булып эшли иде.
 
Яши-яши, улыбыз туды. Ирем акча күп эшли. Барысын да миңа кайтарып бирә, акча җыела бара. Үзем дә начар эшләмим. Без биш катлы йорттан ике бүлмәле фатир алуга ирештек. Подвалдагы фатир да бик тиз сатылды.

Тормыш дәвам итте. Ләкин ирем яшьтән үк эчәргә яратучы булган икән. Ерак юлдан эшләп кайта, акчасын миңа бирә дә “запой”га китә.

...Беренче иремнән булган кызым иремә әйтә:

- Әгәр дә эчүеңне ташласаң, мин сиңа әтием дип әйтәчәкмен, - ди.

Болай яшәп булмаслыгын белеп, аны дәваханәгә алып барып айныттым.

Улыбыз да үсә, фатирыбыз аңа булыр дип, өй сатып алдык. Өй сатып алганчы кредит артыннан йөрүләр... Ярый банк риза булды инде. Өйнең тышы гына бар иде. Акча алган саен әле бер, әле икенче җирен матурлап, тыныч кына яши башладык. Икебезнең дә эшебез бар. Хәзер өебез дә булды, тагын ни кирәк?!
 
Әниләр белән бик аралашмый идек. 25 градус суыкта бала белән өенә кертмәде бит.

Йөрәгем аңа карата боз булып каткан иде. Бервакыт ул гаиләбез белән кунакка килүебезне үтенде. Мин аш үткәрәләр дип уйладым. Ләкин аракылы мәҗлес булып чыкты. Барлык туганнар җыелганнар. Иремә дә рюмка белән спиртлы эчемлек салдылар, кыстый-кыстый эчерделәр.

Без кайтырга чыктык. Бер машинада – кызым белән мин, ә икенчесендә – улым белән ирем. Юлда һава суларга туктадык. 
 
Менә мин әйтәм: “Бәхетем шушы ике машинага сыеп беткән”, - дим. Ләкин өйгә кайткач, ирем бер атна эчте дә бу дөньяны ташлап китте. Эх, әниләргә бармаган булсак эчмәс иде, дип үкенәм. Инде айныткан идем бит. Менә шулай, ике машинага сыеп беткән бәхетемнең бер кыры кителде. Ярата идем иремне. Шулай итеп, мин 8 еллык кредит белән утырып калдым. Эшем бар, тырышырмын, дим. Балаларым да үсеп җитте, бик акыллылар, Аллага шөкер.
 
Әни турында да әйтеп үтим. Эчүен ташлап намазга баскан.

Беренче, яшьлек мәхәббәтем турында соңыннан язармын, дидем бит. “Переговор”га килми, “переговор”га бирми башлады, дидем. Арабызга сеңлем кергән булып чыкты. Яшь чагыбызда мин бу хакта белмәдем.

Ул егетем чит якларга китеп өйләнгән. Хатыны үлгәч, туган җиренә кайткан. Шул чагында сеңлем аның белән очрашып торган. Ул бер мәктәптә директор булып эшли иде. Эшен, ирен ташлап, шул ир белән яши башлаган. Балалары зурлар, үз тормышлары. Менә шулай, мин яраткан егетне сеңлем дә яраткан. Һәм безне аерырга да булышкан булып чыга.
Ләкин ул ир белән озак яшәмәде, яңадан үз өенә кайтты. Ире ничек кабул иткәндер аны, белмим.

Теге вакытта әгәр шул егетем белән кавышсам, бәлки тормышымда мондый маҗаралар булмас иде.

Ирем үлде дип, мин төшенкелеккә бирелмим. Эшем бар, балаларым сау-сәламәт. Калган гомеребез матур гына үтсен. Ләкин икесе бер сүздә булып, тормышымны бозган сеңлем белән әниемә хәер-догада түгелмен. Бу язманы укысагыз, шуны белегез, димен.
 
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев