Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Әхми бабай алмасы - хикәя

Без дә кесәләребезне тикшереп карыйбыз. Безнең кесәләрдә дә алмалар берничә генә, калганнары чи бәрәңге булып чыкты.

Иртән яшенләп, күк күкрәп явып киткән җылы яңгырдан соң бар табигать яшәреп, матурланып киткән кебек тоелды.

Бакчада алма исе. Агачларында сусылланып пешеп килгән алмалар әкрен генә исеп үткән җилдән дә җиргә коелышып төшәләр. Алмаларның тирә-якка таралган баллы исе балачак елларына алып китте...

...Урамнан үтеп барышлый кеше бакчасында сусылланып, кояшта алсуланып пешеп утырган алмаларга күз төшә. 

Без — дус малайлар һәм кызлар сәпиттә җилдергәндә Әхми бабайның алма бакчасы яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйбыз. Сәпиттә йөреп арыгач, ял итәргә туктаган җиребез дә Әхми бабайның алма бакчасы янына туры килә.

— Их, алманың исләре тәмле!

— Ашап карыйсы килә!- диешәбез.

— Әйдәгез, кич караңгы төшүгә Әхми бабай бакчасына кереп, алма җыеп алып чыгабыз, — ди Заһит.

Әхми бабай — зирәк кеше. Агачларда алмалар өлгерә башлагач, алма бакчасында кечкенә генә куыш ясап куя. Шул куышта ул төн куна — алма бакчасын саклый. 
Бакчага җиңел генә үтеп керә алмаганыбызны аңлыйбыз.

— Безнең күрше Вәли абыйларның кыярлары бик тәмле. Беләсезме, без кыярларны алар бакчасыннан ничек алабыз? — дип сөйли башлый Гөлзифа. — Без энем белән бер таяк очына кадак кагабыз да, таякның кадаклы башы белән кыярга сугып, кыярны койма ярыгыннан тартып алып ашыйбыз. Алманы да шундый таяк белән җыярга кирәк.
Без бу фикер белән килешмибез. Чөнки алма биек агачта үсә, таяк белән генә өзеп алып булмаячак, караңгыда әйбәтләп күреп тә булмас. Җиргә коелган алмаларны гына җыеп чыгарга план корып, без өйләргә таралышабыз.

Көткән вакыт килеп җитә. Без пышылдап кына сөйләшеп, Әхми бабай бакчасы янына җыелышабыз.

Кинәт безнең янда гына фыррр, фыррр дигән тавыш ишетелә. Без сагаеп калабыз. Ул да булмый, печән арасында нидер кыштырдый башлый. Керпе икән! Аркасына ике-өч алма төягән дә Әхми бабай бакчасыннан чыгып килә.

Бакчада Камәрия әбинең тавышы ишетелде. Ул карты Әхми бабайны чәй эчәргә чакырып алды. Без, җай чыкканнан файдаланып, кайсыбыз койма аша сикереп, кайберләребез үрмәләп бакчага кердек һәм җиргә коелган алмаларны тиз-тиз кесәләргә, баш киемнәре эченә тутыра башладык. Әхми бабай чәй эчеп чыкканчы без инде бакчадан ерак китеп өлгергән идек. Тик Закирҗан гына алма җыйганда эшләпәсен бакчада югалтып калдырган.

Без тәмле, сусыл алмаларны ашый башлыйбыз.

— Ах, тәмле! 

— Шундый тәмле булганга Әхми бабай саклап утыра инде ул алмаларны.

— Фу, бу нинди алма? Алма түгел ич бу! — ди Гөлзифа.

— Минеке дә алма түгел, чи бәрәңге бит бу! — дип төкереп ташлый Закирҗан.

Без дә кесәләребезне тикшереп карыйбыз. Безнең кесәләрдә дә алмалар берничә генә, калганнары чи бәрәңге булып чыкты.

Әхми бабай көндез безнең сөйләшкәнне ишетеп торган ахры, коелган алмаларны җыеп алып, бакчасына бәрәңге таратып чыккан.

Икенче көнне безнең ишекне Камәрия әби шакыды. Аның кулында әле генә бакчасыннан җыеп алган бер чиләк алма иде.

— Сезнең балалар безнең бакчага кермиләр, шуның өчен сезгә алма алып килдем, — диде ул әнигә, тәртипле балалар үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә!

Белсәгез иде шулчак ничек оялганнарымны! Әле ярый әти дә, әни дә, апам, энеләрем дә кеше бакчасына кереп алма урлап йөргәнемне белмәделәр.

Шул ук көнне Әхми бабайның капкасында бер эшләпә барлыкка килде. Ул эшләпә капкага әйбәтләп кадаклап куелган иде.

Закирҗан эшләпәсе!

Автор: Суфия Мостафина, Янсыбы

фото: Гөлназ Зыятдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk