31 июль 2015 яңалыклары
-
Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларны атады. Быел премия "Идел" Яшьләр үзәгенә, КДМУ фармецевтик химия кафедрасы ассистенты Александр Буховецка, композитор Эльмир Низамовка, язучы-прозаик Рөстәм Галиуллинга, шагыйрә Луиза Янсуарга бирелә. Муса Җәлил премиясе ике елга бер тапкыр тапшырыла. Күләме 100 мең сум,...
-
Иделдә фаҗига: урлаган көймәләре "төпсез" булган
Тәтеш районында Иделдә коткаручылар 1994 елгы ир-егетнең гәүдәсен табып алды. Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 26 июльдә үк алынган була. Буа егетләре Идел яры буена ял итәргә туктала. Биш кешедән торган компания яр буенда караучысыз торган кеше көймәсенә утырып, эчкәрәк кереп балык тотарга исәпли. Ләкин урлап алып киткән көймәнең агызу...
-
Безгә асфальт юл кирәк, диләр поселокның Планетарная урамында яшәүчеләр
Районыбызга яңа җитәкче килгәч, поселогыбыз күзгә күренеп яңара, тротуарлар, юллар төзекләндерелә. Әмма бу эшләр үзәктән читкә урнашкан урамнарга кагылмый. Без монда инде 1977 елдан бирле яшибез. Урамыбыз Пенәгәр кырыена урнашканга әллә безне Киров өлкәсенә карый дип беләләр инде?! Югыйсә, кайчандыр асфальт җәйгәндә Таҗи Гыйззәт урамына кадәр килделәр дә, безне онытып...
-
"Шәфкать"тә тернәкләнү узучы балалар "Җәйге сәяхәт"кә чыктылар
"Президент белән бергә" программасы кысаларында "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең уен мәйданчыгында биредә тернәкләнү узучы инвалид балалар өчен "Җәйге сәяхәт" дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар әкият герое Буратино белән сәяхәттә булдылар. Җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Балалар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар,...
-
Район җитәкчелеге Байлангар җирлеге халкы белән очрашты (+Фото)
Кичә Байлангар мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин һәм бер төркем служба вәкилләре җирлек халкы белән очрашып кайттылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде.
-
Лубян ерак булса да, үзебезнеке
Лубян авылы турында "Ерактагы якын Лубян", дип әйтәсе килә. Ерак, чөнки районыбызның бу читенә әйләнгеч юллар белән барып җитү өчен ике сәгатькә якын вакыт кирәк. Якын: халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырта торган районкүләм яңалыклардан, үзгәрешләрдән Лубян да читтә калмый. Бу аның бүгенге яшәешендә дә чагылыш таба. Алда әйтелгәннәрне раслап, узган атнада...
-
Паркка “Кояшлы” исеме туры килә
Поселок уртасында бик матур парк барлыкка килде. Кайчандыр Петр һәм Павел чиркәве урнашкан изге җирдә күңел ачу урыны ясалса, бер дә яхшы булмас иде. Ә хәзер исә, андагы эскәмияләргә утырып рәхәтләнеп ял итәргә, саф һава суларга була. Әлеге сквер зур түгәрәк формасында эшләнеп, кояшны хәтерләтә, ә аннан ян-якка киткән юллар,...
-
Быел районыбызда дүрт спорт мәйданчыгы сафка басачак
Бу көннәрдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты бара. Республика өчен зур әһәмияткә ия булган әлеге чараның ачылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Казан соңгы елларда Россиянең иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласына әверелде. Республикабызга Россия күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге эре спорт...
-
“Әсәнбаш” агрофирмасында урып-җыю оешкан төстә бара
Урып-җыюга әзерлек чаралары күрү, аны оешкан төстә башлап җибәрү өчен җитәкче һәм белгечләр җаваплы булса, кырга чыккач, җитештерүчән эшләү комбайнчыларның осталыгына, тәҗрибәсенә бәйле. "Әсәнбаш" агрофирмасында да, әнә, техника җаен белмәсәләр, инде 15 ел куллануда булган ДОН- 1500 комбайннарын көйле эшләтә алырлар идеме? -Үз һөнәренең остасы булган кешеләр кулында алар, андыйлар...