31 май 2016 яңалыклары
-
Игътибар, төнгә кырау төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр таратты. Синоптиклар фаразына караганда, 1 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны белән кырау төшү ихтималы бар. Туфракта 1 градуска кадәр салкын булачак. http://intertat.ru
-
Җизнәмә багышланган бәет
(Урыны җәннәттә булсын) Бисмиллә әйтеп башлыйм Бу бәетнең башларын. Алма чәчәк аткан чакта Гүргә керде башларым. Эшкә киткән җиремнән Кайтмадым шул өемә. Үле гәүдәм кайтыр диеп Кем уйлаган иде,ә?! Тормышымның таянычы Булды минем Гөлфирә. Тормышның авырлыгына Башыңны түбән имә. Батырдай уллар үстереп Яшәдек синең белән. Рәдиф белән Рәзил улым Сезгә...
-
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев балаларны тернәкләндерү үзәгенә подписка бүләк итте
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей#подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акциягә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та кушылды. Ул "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгенә подписка бүләк итте. -Без районыбызның "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Халыкны хәвеф-хәтәрләрдән саклау, җинаятьләрне кисәтүгә...
-
Татарстан юлында ике йөк машинасы бәрелешкән
Коточкыч юл-транспорт һәлакәте бүген иртән килеп чыккан. Һәлакәт М-7 трассасында, Чаллы белән Алабуга арасында булган. Ике йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелеш шулкадәр көчле булган, хәтта бер йөк машинасының кабинасына кадәр "өзелгән". Рәсми булмаган хәбәрләргә ышансаң, һәлакәт вакытында йөртүчеләрнең берсе вафат булган. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә. Фото: chelny-izvest.ru http://intertat.ru
-
Олыяз мәктәбе укытучысы Ризидә Гобәйдуллина #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"Хезмәт даны" - шәп газета!" Ризидә Гобәйдуллина Олыяз урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә. -Районыбыз газетасына күп еллардан бирле язылабыз, яратып укыйбыз. Акция кысаларында гаиләбезгә бүләк ясадым әле. "Хезмәт даны" газетасы ярты ел дәвамында өебезгә килеп, безне сөендереп торачак, - ди ул.
-
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кукмаралылар белән очрашачак
2 июньдә, 18 сәгатьтә район Мәдәният йортында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кукмаралыларның паркларны, сулыкларны төзекләндерү турындагы фикерләре, теләкләре белән танышу максатыннан халык белән очрашачак.
-
Игътибар: яңа акция! Сабантуйга - бүләк
Хөрмәтле абунәчеләребез! Якынлашып килүче милли бәйрәмебез - Сабантуйлар уңаеннан яңа акция игълан итәбез. Аның кысаларында "Хезмәт даны" газетасына язылып, сез 5 газета бәясенә торырлык (594х5) бүләк (табигать кочагында ял итү өчен өстәл-урындыклар җыелмасы) ота аласыз. Үз бәхетегезне сынап карагыз: 23 майдан 8 июньгә кадәр район газетасына язылып, квитанцияләрен редакциягә алып...
-
Фарсель Зыятдиновның улы үлгән
Танылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов бу көннәрдә авыр кайгы кичерә. Күңеле бакчага да, башка эшкә дә тартмый. 7 май көнне Фарсель аганың улы Айваз якты дөньядан киткән. Ул 1971 елгы иде. - Улыбызны армиядә кыйнап, башын тишкәннәр иде, гомере буе икенче төркем инвалид булып яшәде. Бу хәсрәттән арына алмыйм, -...
-
Радик Юльякшин: Сабантуйларга бик күп тәкъдимнәр килә, әмма...
Радик Юльякшин (Elvin Grey) - иң күп концерт куючы җырчыларның берсе. Аның һәр ае, һәр көне билгеләнгән, планлаштырылган. Зур гастроль турыннан соң, Радик хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру, яңа җыентык туплау өстендә эшли. Бу һәм башка яңалыклары турында Радик Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләде. - Дөнья буйлап Сабан туйлары чоры бара. Милли...
-
Шәмәрдән радиотелеүзәгендә профилактик эшләр үткәрелә
Фидерлы антенна җайланмаларын ремонтлау буенча 2016 елга төзелгән график нигезендә Шәмәрдән радиотелеүзәгендә быел 30, 31 майда, 1, 2 июньдә 9.15 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр профилактик эшләр үткәреләчәк. Бу вакытта җиһазлары әлеге радиотелеүзәктә урнаштырылган барлык телерадиокомпанияләрнең программалары туктатылып торачак.