31 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 1 февральдә, Кукмарада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Температура иртән -13, -16, көндез -11, -12, кичен -9, -11 градус салкын булачак. Атмосфера басымы 745 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Дымлылык - 85 процент.
-
«Тылсым» торты рецепты
Кирәк булачак: 300 г кефир, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 аш кашыгы какао, 1 бал кашыгы сода, 2 стакан он. Крем өчен (1 вар.) - 400 г каймак, 200 г май, 1 стакан шикәр комы. Крем өчен (2 вар.) - 2 йомырка, 300...
-
Салкын тиюдән соң үлгән Россия футболчысы Татьяна Репейкинаны Лаешта җирләделәр
27 гыйнвар көнне 44 яшендә танылган Россия футболчысы, УЕФА Кубогы финалисты Татьяна Репейкина арабыздан китеп барды. Кайбер мәгълүмат чараларында аны грипптан соң өзлегеп үлде, дип яздылар. Без исә Татьяна турында үзен аның апасы дип йөрткән, якын дусты Гөлнара Юнисовадан сораштык. Татьянаны күпләр 1990 елларда "Гамма- ТАН" Казан командасында уйнаган вакытыннан...
-
Ялган «больничныйлар»га көн бетә: быел аны электрон формада алуга күчәбез
Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондына 387 миллион сумлык акча түләнми калган. Бу хакта фонд координацион советының киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Моның төп сәбәбен финанс тотрыксызлыкта, предприятиеләрнең бөлүе аркасында дип аңлата Татарстанның Социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин. Ничек кенә булмасын, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков түләмәүчеләр белән катгый эш алып...
-
Актив хәбәрчебез Рафилә Фәттахованың китабы дөнья күрде
(Кукмара, "Хезмәт даны"). "Хезмәт даны" газетасының актив хәбәрчесе Рафилә Фәттахованың "Ирекле кош" дип аталган хикәяләр һәм шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап Казанда "Мәхмүтләр" нәшриятында 50 данә тираж белән басылган. Автор үзе әйтүенчә, барлык әсәрләре чынбарлыкта булган вакйыгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Бу китапта аның 28 хикәясе һәм 23 шигыре тупланган. "Моннан...
-
Мәчкәрә мәктәп-интернатында семинар узды
Кышкы салкын көннәрнең берсендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернаты"нда район мәктәпләренең директорлар семинары булды. "Инклюзив белем бирү һәм ФГОС шартларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлеләре чикләнгән балаларга белем бирүнең үзенчәлекләре" темасы астында узган семинар бик эшлекле, нәтиҗәле һәм файдалы узды. Мәктәп директорлары балаларның яшәү, белем алу шартлары белән таныштылар, классларны,...
-
Гөмбәчекне ничек дәваларга?
Тырнакта гөмбәчек авыруы булганда халык медицинасында кулланыла торган ысул ярдәм итә. 1,5 литр суны кайнатып чыгарып, табакка салырга. Пешерми торган температурага кадәр суынгач, 1-2 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе кислотасы салырга. Аякларны су суынганчы тотканнан соң, пемза белән ышкып, сөртмичә генә киптерәсе. Табакны юып, дезинфекцияләргә кирәк. Шуннан соң аякларга...
-
Февраль аенда кукмаралылар рәттән 4 көн ял итәчәк
Февральдә Татарстан халкы дүрт көн - 23, 24, 25 һәм 26сы ял итәчәк. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - бәйрәм көне санала, ә 1 гыйнвардагы (якшәмбе) ял көне җомгага - 24 февральгә күчерелә.
-
“Банк Казани” җырчы Салават Фәтхетдиновны банкрот дип тануны таләп итә
(Казан, "Татар-информ"). "Банк Казани" җырчы Салават Фәтхетдиновның бөлгенлеккә төшүен тануны таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды сайтында хәбәр ителә. Дәгъва суммасы - 13 миллион сум. Дәгъва гаризасы Казанда Патрис Лумумба урамы буенча теркәлгән шәхси эшмәкәр Салават Зәкиевич Фәтхетдиновка белдерелә. Фәтхетдинов башка гражданин кредиты буенча поручитель (җаваплылыкны алучы) булган....
-
Кукмаралылар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты (фото)
Очрашу үзәк мәчеттә узды. Анда районыбызның имам һәм абыстайлары чакырылган иде.
-
Вахит һәм Нырьяда халык җыеннары үтте (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Вахиттә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкның хисап-сайлау җылышы булды. Аңа кадәр район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара аграр көллиятендә һәм Вахит балалар бакчасында булып, ремонт эшләренең барышы белән танышты. Җыелышта еллык эшкә йомгак ясау белән беррәттән, хезмәт алдынгыларына, быел лаеклы ялга чыгучыларга...
-
Кукмаралылар бүләкләнде (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Район кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Илһаметдин Зарипов Татарстан Республикасы министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ваклап сатудагы товар әйләнешен үстерүне тәэмин иткән өчен район кулланучылар җәмгыяте коллективына (идарә рәисе Илназ Зарипов) Татпотребсоюз идарәсенең дипломы тапшырылды.
-
Кукмара мөхтәсибәте өчен намаз вакыты
-
Дума депутатының кукмаралыларны кабул итү көне үзгәрә
(Кукмара, Хезмәт даны"). 1 февральдә район халкын җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Валентин Васильевич Чайка кабул итәчәк, дип хәбәр иткән идек. Әмма депутатның кабул итү көне үзгәрде. Валентин Васильевичның кайчан Кукмарага килүен алдан хәбәр итәрбез.
-
Өркеш һәм Нырты җирлекләрендә халык җыены булды(+фото)
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Өркеш һәм Нырты авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Альбина Әгъләмова, Рафик Заһидуллин, участок инспекторы Николай Ивановларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район...