30 сентябрь 2013 яңалыклары
-
"Кояшкай" балалары диңгезләр хакында сөйләште
«Кояшкай» социаль приютында тәрбияләнүче балалар Бөтендөнья диңгез көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чарада киатпханәче Лилия Гарипова да катнашты. Биредә балалар диңгезләр, балыклар, әйләнә-тирә мохитне саклау турында сөйләштеләр. "Дулкыннар кочагында" дигән әңгәмәдә катнаштылар. Бөтендөнья диңгезләр көнен беренче тапкыр 35 ел элек билгеләп үтә башлаганнар. Ул табигатьне саклау, экология проблемаларын хәл итү максатыннан...
-
Ярминкәдә һәр товарга сорау зур булды
Поселокта авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать товарлары сату буенча ярминкә үткәрелде. Район халкы яшелчә, җиләк-җимешләрне аеруча яратып алды, бал, сөт продуктларына да сорау зур булды. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә авыл хуҗалыгы продукцияләрен өйгә алып кайтып бирү оештырылды.
-
Кукмаралылар бердәм булып "Яшел дулкын" акциясенә кушыла
Көз. Табигать үзгәреш кичерә, әкрен генә кызгылт-сары яфраклар җиргә коела. Җәй дәвамында хәтфә булып утырган агачлар сирәгәеп калалар. Күңел белән бу бушлыкны тутырасы, табигать Анабызга ярдәм итәсе килә. Газетабызның үткән санында редакциянең Кукмара поселогында яшәүчеләр өчен "Яшел дулкын" акциясе игълан итүе турында язган идек. Газета укучыларыбыз элеге акциягә кушылалармы, гомумән,...
-
Кукмара районы халкында 15 меңнән артык җиңел машина бар
Белгечләр әйтүенчә, соңгы сигез елда Татарстанда машиналар саны икеләтә арткан. Шуларның өчтән бер өлеше - чит ил машиналары икән. Казанда бер миллион 74 мең транспорт чарасы барлыгын санаганнар. Районыбызның ЮХИДИ бүлегендә исә 15 меңнән артык җиңел машина исәптә тора. Ай саен 200-300 машина теркәлү уза икән. фото: http://kreditpk.ru/zaymu/avtokreditovanie/avto-novosti/3858-v-evrope-ne-pokupayut-mashiny.html
-
Пенсионерлар 1 октябрьдә автобуста бушка йөриячәк
Иртәгә - Өлкәннәр көне. 1 октябрьдә шәһәр яны һәм поселоктагы автобус маршрутларында пенсия таныклыгы нигезендә бушлай йөрергә мөмкин булачак.