30 июнь 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Туембаш авылы Сабантуенда Казан артистлары чыгыш ясаячак
1 июльдә 9.30 сәгатьтә Туембаш авыл җирлегендә Сабантуй үткәрелә.
-
Илназ Гарипов төрмәгә эләккән
Җырчы Илназ Гарипов төрмәгә эләккән. Аның өстеннән кызлар гариза язган. - Ярты ай элек Казан үзәгендә машина белән парковкадан чыгып барганда, бер кунакханәнең баскыч төбенә ялгыш көпчәк тиеп китте. Нәтиҗәдә ике плитка урыныннан төшкән, мин исә моны күрмичә китеп бардым. Анда мин булган кафе һәм янәшәдәге кунакханә белән икесенә бер...
-
Мәскәүдә табигый бәла-каза: үлүчеләр дә бар
Мәскәү һәм Мәскәү янында кабат гарасат котыра.
-
Кукмарада “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры бара
Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Мөхәммәтшин кубогы"на традицион футбол турниры бара. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз. Турнирның расписаниясе: 1 июль Гарант - Зур Кукмара-2 (16.00) Квартал - Зур Кукмара (17.00) Аш-Буҗи - Нур Баяна (18.00) Вахитка - Олыяз (19.00)
-
Кукмарада балалар өчен лагерь оештырыла
3 -13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла. Максаты - җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини - әхлакый тәрбия. Программада: гарәп әлифбасын, догалар өйрәнү, төрле уеннар, конкурслар, мәдәни чаралар. Мәдрәсәгә килеп алдан язылырга кирәк.
-
Ош.Юмья җирлегендә алдан тавыш бирү үткәрелде (фото)
Оштырма Юмья авыл җирлегендә мөһим чара - 2017 елның 10 сентябрендә үтәчәк сайлауларда районыбызның муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү үткәрелде. Бирегә депутатлыкка 2 кандидат, 30 сайлаучы килгән иде. Бу чарада партиянең Татарстан региональ бүлегенең региональ сәяси советы сәркатибе...
-
Кукмарада "Чыгарылыш кичәсе" узды (фотолар)
Чыгарылыш укучыларын Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады
-
Менә кемнәр ул Кукмараның уку алдынгылары (исемлек)
Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән егет-кызларга медальләр тапшырды. Кукмара 1нче гимназиясе: Илсур Газизов, Айгөл Әхмәтова. Күппрофильле лицей: Азалия Закирова, Алсу Корбанова, Ләйлә Гыйлаева, Ләйсән Галимуллина, Айгөл Хәбибуллина, Илүзә Галимуллина, Алинә Хәбибуллина, Эмилия Иванова, Мурат Йосыпов, Шәүкәт Җамалиев, Әнвәр Нурмөхәммәтов, Алинә Искәндәрова, Зөлфия Усманова, Адилә Фәлахова, Айсылу Хәмизова. Кукмара 3нче мәктәбе:...