30 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмара аграр көллиятендә студентлар советы рәисен сайлаганнар
Кукмара аграр көллиятенең студентлар советы рәисен сайлаулар булган. Сайлауларда өч кандидат катнашкан. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Техник-механик һөнәрен үзләштерүче Салават Хәмәтдинов җиңү яулаган.
-
30 апрель - янгын сакчылыгы көне
Бүген янгын сакчылыгы хезмәтендә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кукмара районының әлеге өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләрен, ветераннарын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, тыныч, имин тормышта яшәүләрен телибез.
-
Автоледи Кукмара-Саба юлында машинасы белән юл читенә төшкән
Кичә, 29 апрельдә, көндезге сәгать өченче яртылар тирәсендә, Кукмара-Байлар Сабасы юлының Югары Оштырма авылы янында юл фаҗигасе булды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Салават Баймиев сүзләренә караганда, "Ока" автомобиленең руле артында 22 яшьлек гүзәл зат булган. Автомобиль юл читенә төшә, ике кеше зыян күрә. Зыян күрүчеләргә...
-
Зур Кукмараның “Шатлык” балалар бакчасында Тукай бәйрәме узды
Зур Кукмара авылының "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән иллюстрацияләр белән бизәлгән иде. Туган тел көе яңгырый. Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Рамазан "Бәйрәм бүген" шигыре...
-
Кукмараның көрәшчеләр командасы Чистайдан беренче урынны алып кайтты
Чистай шәһәрендә 1996-97 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогына Татарстан Республикасының команда беренчелеге узды. Әлеге ярыштан Кукмара командасы беренче урынны алып кайтты. Команда составында Рифнур Хаев (Манзарас), Фазыл Зыятдинов (Адай), Рәзил Фәйзрахманов (Пенәгәр), Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннар (Олыяз), Фирдүс Гаязов (Олыяз), Нәфис Галиев (Олыяз), Дмитрий Иванов (Нырья) бар...
-
Кукмара үзәк дәваханәсенең 1 май бәйрәмнәренә эш графигы билгеле
Кукмаралылар һәм кунаклар игътибарына! Үзәк район дәваханәсе 1 һәм 4 майда ял итә, 2 һәм 3 майда шимбә графигы буенча эшләячәк, поликлиникада авыруларны кизү торучы табиблар кабул итәчәк. фото: http://primorsky.ru/news/common/62852/