29 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Мошенниклар Кукмарада яшәүченең 49 мең сумнан артык акчасын урлаган
33 яшьлек хатын-кыз телефон аферистларына ышана һәм аларга смс-хәбәр аша килгән кодларны әйтә.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 10255 Covid-19 очрагы теркәлгән.
-
Рәзинә Иблияминова: Язмышым шундый, Аллаһы Тәгалә гөнаһларым өчен сынау буларак биргәндер дип уйлыйм
Рәзинә – Аксубай районының Яңа Үзи авылы кызы. Аңа 42 яшь. Вахит авылы егете Рафаэль Иблияминовка моннан ун ел элек кияүгә чыга ул. Кызганыч, Рафаэленең генә гомере кыска язылган булган, нибары биш ел яшәп калалар алар: ире 38 яшендә йөрәк авыруыннан үлеп китә. Бу вакытта уллары Фаилгә – 4, Риязга 3 яшь була.
-
Учан апа: Бүгенге көндә мин кунакта яшим
Учан апа белән бакыйлыкка күчкән чордашларын искә алып, онытылып бара торган хатирәләрне яңартып, озак утырдык. Колхозлашу, репрессия, Бөек Ватан сугышы фаҗигаләрен кичергән авылдашларымның һәрберсе турында китап язарлык. Бүгенге язмам шул чорларның авырлыгын үз башыннан кичергән, катлаулы гыйбрәтле тормыш юлы үткән Учан апаның үзе турында.