29 август 2016 яңалыклары
-
"Альпари" кибетендә сатучы кызны үтерүче кулга алынган
26 августта Чуйков урамындагы "Альпари" кибетендәге сатучыга пычак кадаучы 30 яшьлек ир-атның, әлеге җинаятен кылыр алдыннан махсус интернатта дәвалау узган булганлыгы билгеле булды. Аны әнисе туган көнен бәйрәм итәр өчен аннан алып чыккан була. Кырыну өчен крем алырга кергән ирнең үзе белән акчасы булмаган. Сатучыларның ярдәм кирәкмиме дип кызыксынулары ачуын...
-
"Кукмара районы көне" уңаеннан оештырылган бәйрәм концертыннан фоторепортаж
-
Рәсим Низамов ни өчен ял итәргә бара алмаган?
Җәй фасылы ахырына якынлашса да, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов ял итәргә өлгермичә калган. Җырчы җәй көне нинди мәшәкатьләр белән мәшгуль булган икән? - 19 яшьлек олы улыбыз Рүзәл Россия хокук академиясе карамагындагы көллиятне тәмамлап, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш акдемиясенә укырга керде. Җәй имтиханнар һәм башка мәшәкатьләр белән узып...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Республика көне уңаеннан кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады
-Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, - диелә котлауда. - Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз...
-
Кукмаралылар да Президент кулыннан “Шевроле Нива” автомобильләре ачкычлары алды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган еллык смотр-конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләп, "Шевроле Нива" автомобильләре ачкычлары тапшырды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, Кәркәүч һәм Важашур авыл җирлекләре башлыклары да әлеге автомобильләргә ия булды.
-
Кукмарада “Автобус” операциясе бара
Пассажир транспортлары катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау, иминлекне тәэмин итүче таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында 5 сентябрьгә кадәр "Автобус" оператив-кисәтү операциясе уздырыла. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны даими йөртү өчен билгеләнгән транспорт чараларына карата контрольне көчәйтәчәкләр. Дәүләт теркәве яисә махсус рөхсәте (лицензия) булмаган хәлдә...
-
Кукмара районында штрафларын түләмичә йөргән 540 кеше җаваплылыкка тартылган
Закон таләпләренең елдан-ел катгыйлануына карамастан, адинистратив штрафларын үзвакытында түләмәүчеләрнең саны һич кенә дә кимеми. Агымдагы елда районыбызда штрафларын түләмичә йөргән 540 кешенең җаваплылыкка тартылуы да шул хакта сөйли. 185 кешегә җәмәгать судьялары тарафыннан административ тоткарлану, 56сына штрафны икеләтелгән суммада түләү, ә 155енә мәҗбүри эшләү карары чыгарылды. Россия Федерациясе административ хокук...
-
Җырчы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту...
Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе мәңгегә күзләрен йомды. Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыруы аркасында якыннарын кара кайгыга салып, Алмазия ханым якты дөнья белән вакытсыз хушлашты. Венер Сәлимовның һәм якыннарының кайгысын, авыр югалту...
-
Иртәгә Кукмарада Республика көненә багышланган нинди бәйрәм чаралары узачак?
Программа Җиңү паркы каршындагы мәйданда: 19-21 сәгатьтә - концерт 21-23 сәгатьтә - дискотека. Атлас Булатов исемендәге ял паркында: 20-22 сәгатьтә - балалар өчен дискотека.
-
Бүген эштән 1 сәгатькә иртәрәк кайтабыз
Иртәгә 30 август - Республика һәм шәһәр көне уңаеннан Татарстан халкы ял итәчәк. "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 95нче...
-
Полиция хезмәткәрләренең балаларына бәйрәм оештырылды
Кукмара районы эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка баручы ул-кызлары өчен бәйрәм уздырырылды. Чарада катнашкан балаларны һәм әти-әниләрне район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев котлады. Булачак укучылар полиция бүлегенең тарихын чагылдырган музейда булдылар. Шулай ук аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар да тапшырылды. Бәйрәм чарасы истәлеккә фотога төшү...
-
Район газетасына алдан язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле райондашлар! 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына алдан язылу бара. Бу чорда 31 августка кадәр газеталарга арзанрак бәягә - 564 сум 78 тиеннән, ә оешмалар 650 сум 70 тиеннән язылырга мөмкин.
-
Музей – Лубян көллиятенең аерылгысыз өлеше
Лубян көллияте музее кызыклы экспонатларга бай булуы, төбәк табигатен барлык матурлыгы белән чагылдыруы белән үзенә җәлеп итә, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар бирегә экскурсиягә еш киләләр, төрле дәрәҗәдәге кунаклар да музейны читләтеп үтми, фәнни хезмәт белән шөгыльләнүчеләрне дә кызыксындыра ул. Музей 1961 елда Алексей Кульгеев тарафыннан техникум...