28 декабрь 2016 яңалыклары
-
Узып баручы ел пенсия белән тәэмин итүдә нинди үзенчәлекләре белән тарихка кереп калыр?
Үзенчәлекләрнең уңайлары да, ризасызлык тудырганнары да булды. Уңай яклары - безгә гариза кергәннән соң, пенсияләр ун көн эчендә билгеләнде һәм график буенча түләнде. Әмма декабрь аенда "Татфондбанк" белән килеп чыккан вәзгыять нәтиҗәсендә айның 13ендә пенсия алучы 350 пенсионерга пенсияләрне вакытында түләп булмады: банк алар исәбенә күчерелгән акчаларны бирә алмады. Яңа...
-
Бер гаиләгә ике кайгы: самолетта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе дә үлә
Яңа елны шатлык-куанычлар, яңа өметләр белән көтеп йөргәндә, ил күгенә тагын бер кайгы пәрдәсе ябылды. 25 декабрь көнне Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, 93 кешенең гомере өзелде. Бу хәбәрне ишетмәүчеләр булмагандыр. 26 декабрьдә илдә Матәм көне игълан ителде. Һәрберебез үзенчә кайгырдык, борчылдык һәм сер түгел, оныттык та......
-
Кукмарада юл фаҗигасе: ВАЗ-21099 җәяүлене бәрдергән (фото)
28 декабрьдә, сәгать 07.00дә, Кукмара-Шәмәрдән-Олыяз юлының 20 чакрымында юл фаҗигасе булды, дип хәбәр иттеләр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән. ВАЗ-21099 автомобиле шоферы - 54 яшьлек ир-ат, Олыяз авылы ягыннан Балыклы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәсен бозып, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә күпердә каршы як полосага чыга һәм...
-
Ноябрь аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре ничегрәк булган?
Янсыбы - М.Зәкиуллин, Р.Рәхимҗанов - 21,20-22. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 21,20-22. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 21,20-22. Березняк, Аман-Оштырма, Камышлы - Н.Таҗмиев - 21-22. Аш-Буҗи - "Тургай" 21,50-22, М.Хәмәтдинов, Ф.Мәннәпов - 21-22. Адай - М.Хәмәтдинов, Ф.Мәннәпов - 21-22. Чишмәбаш, Кара Елга, Зур Сәрдек, - М.Хәмәтдинов - 21-22. Купка -...
-
Әнәс бәете
Сазтамак авылында туып-үскән энем Әнәскә багышлыйм Бисмиллаһ, дип язып куйдым, Бу бәетнең башына. Шулай кинәт китәрсең дип Һич килмәде башыма. Эшчән идең, тырыш булдың, Һәркемгә ярдәм иттең. Күпме яхшылык эшләп тә, Тормыштан иртә киттең. Апам, диеп өзелеп тордың, Туган җанлыклы булдың. Кем чакырса, шунда чаптың, Ярдәм кулыңны суздың. Балаларың ятим...
-
Казан ярминкәләрендә катнашкан кукмаралыларга Казан мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды
Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан "Восток", "Игенче плюс" җәмгыяте җитәкчеләре, Ош.Юмья, Урта Комар авыл җирлекләре башлыклары Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
Ярамаган эшләр эшләнүе хакында сизенә идем – Зөфәр Хәйретдинов
"Ни әйтим? Күңелле хәлләр түгел инде андагы ыгы-зыгы. Өстә барган хәлләргә без йогынты ясый алмыйбыз", дип шәрехләде Россия авторлык җәмгыяте җитәкчелеге белән бәйле үзгәрешләрне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җәмгыятьнең Татарстан филиалы җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов. Ул РАОның җитәкчелек алышыну турындагы хәбәр килеп ирешүен раслады. Россия авторлык җәмгыятенең рәсми...
-
Райондашыбыз Таһир Бариев: "Умартачылыкка игътибар артса, халык грипптан бу кадәр интекмәс иде"
2009 елдан бирле бертуганнары белән умартачылык бизнесын алып баручы эшмәкәр республика бәйгесендә җиңү яулады. (Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Әгәр умартачылык продукциясе турында иртә көздән үк киңкүләм сөйләсәләр, халык грипп белән моның кадәр авырмас иде. Кукмара районы Пычак авылыннан эшмәкәр Таһир Бариев шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"...
-
“Кыш бабайдан – биш бүләк” акциясенә нокта куелды
Шагыйрь әйтмешли, " Ул көн килде!": Кукмарада бер ай дәвамында барган "Кыш бабайдан - биш бүләк" акциясенә нокта куелды. Ничек шулай була торгандыр: һәр акциягә нәтиҗә ясар вакыт җитсә, кемнәргә отыш чыгар икән, ничек кабул итәрләр дип, күңел ашкына, дулкынлана башлый. Әлеге акциядә барлыгы 534 абунәчебез катнашты. Хатлар (күчермәләрен генә...
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә сәнгать мәктәбе укучылары күңелле тамаша күрсәтте (фото)
"Колейдоскоп" театр коллективы "Фиксики Яңа елны коткара" дигән мавыктыргыч тамаша әзерләгән иде. Спектакль иҗади номерлар, "Выше радуги", "Улыбка", "Конфетти" вокаль ансамбльләренең һәм бию коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм программасы чыршы тирәсендә күңелле бәйгеләр, биюләр белән дәвам итте.