28 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Республикакүләм экологик конференция Манзарас мәктәбендә үтте
Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды. "Һава бассейны экологиясе" секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. "Агроэкология" секциясендә күппрофильле...
-
"Шәфкать"тә зур бәйрәм оештырылды (+фоторепортаж)
Бүген "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә Аналар көненә багышланган тамаша-концерт үтте. Анда үзәкнең попечительләр советы әгъзалары, балалары биредә дәваланучы әти-әниләр, Мәчкәрә интернат мәктәбе педагоглары катнашты. Балалар, үзәк хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашында узган кичәдә җырлар-шигырьләр яңгырады, конкурслар, уеннар үткәрелде, әкиятләр сәхнәләштерелде. Соңыннан төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңгән балаларга Дипломнар тапшырылды.
-
РДКда Әниләр көненә багышланган бушлай концерт була
29 ноябрьдә район Мәдәният йортында әниләр турында җырлар һәм шигырьләр башкару буенча уздырылган бәйге җиңүчеләре катнашында Әниләр көненә багышлап "Без әниләрне данлыйбыз" дигән Гала концерт үтәчәк. Программада үрнәк әниләрне данлау да булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә, керү ирекле. фото: http://podelise.ru/docs/index-25793537.html
-
Кукмара киез итек-киез комбинаты егетләре республика бәйгесендә катнашты (+фото)
Казан политехника көллиятендә предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшь хезмәткәрләр арасында "Һөнәр буенча иң яхшысы" дигән бәйге узды. Әлеге чарада Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре: 3 разрядлы токарь Артем Ермолаев, 4 разрядлы фрезеровщик Нияз Нәкыйпов, 4 разрядлы элктр-газ белән эретеп ябыштыручы Эдуард Кормильцев, 3 разрядлы слесарь Рөстәм Әхмәтшиннар катнашты. Кукмара районы...
-
Кукмарада бозлавык белән көрәшү өчен 600 тонна тозлы ком әзерләнгән
Күптән көтелгән кар явып сөендерсә дә, бүген иртән юлларда, тротуарларда урыны белән бозлавык барлыкка килеп, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудырды. Тәгәрмәчләрен кышкы шиналарга алыштырып өлгергән машина хуҗалары, әлбәттә, оттылар. Ә менә җәяүлеләргә, бигрәк тә биек үкчәле сапогилар кигән хатын-кызларга атлавы җиңел булмагандыр. Үзем дә эшкә чак кына соңга...
-
Кукмарада машина тәгәрмәчләре урлаган каракларны эзлиләр
Агымдагы елның 26 ноябрендә, кичке якта, район үзәк дәваханәсе территориясендәге гаражлар каршында калдырылган автомобильнең иртә беләнгә дүрт тәгәрмәче дә булмый. Бүгеге көндә тәгәрмәч каракларын эзләү бара. Күрүчеләр, җинаять эшенең шахитләре булучыларның 2-70-80, 02 телефоннары аша полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр...
-
"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы була
29 ноябрь, җомга көнне Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы үткәрелә. Утырышка иҗатның төрле тармаклары - шигырь, хикәя, мәкалә язучы, видео һәм фотога төшерүчеләр, техник иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр чакырыла. Башлана 13 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез! фото: http://microstocker.com.ua/gallereya_rabot/illjustracii/vector_objects/books/pic703/
-
Кукмара районында 1137 бала бакчага чират көтә
-Кызыма балалар бакчасында урын булса, мин дә эшкә чыгар идем. Бер тиенсезгә бала белән өйдә утыруның авырлыгын үзем генә беләм, - дип ачыргалана бер танышыбыз. Әйе, яшь гаиләләрнең күбесенең уртак проблемасы бу. Декрет ялында бала тәрбияләү өчен бирелә торган пособие ел ярымнан туктатылганнан соң, калган елларда әниләргә бер тиен дә...