28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кукмарага Наталия Фишман килде (+Фото)
Кукмарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Аның төп максаты - районыбыз паркларын хәзерге заман таләпләренә туры китереп камилләштерү, реконструкция ясау һәм проектлаштыру. Мөхтәрәм кунак район җитәкчелеге белән берлектә Кукмараның тау битендә урнашкан урман, чаңгы трассасында да булды, үзенең уңай тәэсирләр алуын билгеләп үтте.
-
Гөмбә җыеп йөргәндә кеше калдыкларына тап булганнар
Кеше калдыклары учакта булган. Алабуга районы Тарловка бистәсе янында учак өстендә кеше сөякләренә тап булалар. Янәшәдә мылтык һәм кеше киемнәре булган. Хәзер бу куркыныч фаҗигане тикшерәләр. Әлмәт таңнары
-
Кукмаралылар көзге өмәгә чыктылар (+Фото)
Узган шимбәдә поселокның Ворошилов урамындагы 14 йортта яшәүчеләр бердәм булып көзге өмәгә чыктылар. Яфракларны, кипкән үләннәрне, чүп-чарны җыеп алганнан соң, тирә-юнь ялт итеп калды. Гөлия НУРИЕВА. Автор фотолары
-
Иске Оча авылында булган янгында йорт хуҗасы һәлак була
25 сентябрьдә районыбызның Иске Оча авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Йорт хуҗасы, 1963 елгы ир-ат вафат була. Янгынны иртәнге сәгать алтыларда күршеләре күреп алалар һәм сүндерәләр, мәетне алып чыгалар. Янгын нәтиҗәсендә өй эченә бераз зыян килә, азрак идән, урын-җир яна. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара...
-
Райондашыбыз Венера Габделхакованың кулыннан килмәгән эш юк
Соңгы модель "Калина" машинасы белән килеп туктады ул. Җыйнак гәүдәле булса да, тәвәккәллеге күренеп тора. Пенсиядә булуына карамастан, иминиятләү компаниясендә эшләвен дәвам итә икән. Өстәвенә күрше шәһәрдәге такси оешмасына урнашкан. Гаиләсе белән Туембаш авылына кайтып төпләнгән Венера Габделхакова ул. -Сменам кичке сәгатьунда төгәлләнә. Сәерсенеп караучылар юк: хатын-кыз таксистлар күп бит...