28 май 2017 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары кисәтү таратты: төнлә һәм иртән кырау төшүе ихтимал
Кырау урыны белән һавада һәм җир катламында да булырга мөмкин.
-
Йод һәм “Зеленка” корткыч бөҗәкләрдән саклый
Яшелчәләрне ашлаганда химик препарат катнашмаларын кулланасы килми. Шуңа күрә йод һәм "зеленка" эремәләреннән ясалган катнашма кулланып, корткыч бөҗәкләрдән, башка чирләрдән котылырга була. Дым артык күп булганда кыярның тамырлары чери башлый. Моннан котылу өчен, уңышны җыеп алганнан соң, бер чиләк суга 10 тамчы зеленка салып сибәргә кирәк. Профилактик чара буларак йод...
-
Бер дога кылыйк әле
* Ашаганнан соң укыла торган дога: "Әлхәмдү лилләһил-ләзии әтгәмәнии үә сәкании үә җәгәләнии минәл мүслимиин". (Мине ашаткан, эчерткән һәм мөселманнардан кылган Аллаһка мактау булсын). * Эш башлаганда укыла торган дога: "Рабби йә Рабби йәссир үә ләә түгассир, сәһһил гәләйнәә үә тәммим биль хайр" (Йә Раббым, җиңеләйт һәм авырайтма, (эшемне) җиңел...
-
Мин авыртуны Ходайдан сорап алмадым
Мин - I төркем инвалид. Коляскада йөрим. Күптән түгел генә йомыш белән Кукмарада булырга туры килде. Кызымның килгәнен үзәктәге "Ратмир" кибете янында көтеп тордым. Шул вакыт күңелемне генә түгел, йөрәгемне кузгаткан хәл булды, түзә алмыйча газета аша аваз салырга булдым. Минем коляскада утырганымны күреп, "Связьной" салоны янында басып торучы ике...
-
41 елдан соң очрашу (28 май – Чик сакчылары көне)
Без, 1975 елның 8 ноябрендә бер төркем Кукмара районы егетләре, армия сафларына алынып, СССР чикләрен сакларга Ерак Көнчыгышка юнәлдек. Тулы бер эшелон булып, бер атна чамасы барганнан соң, безне Чита шәһәрендәге мәктәп спорт залына урнаштырдылар. Ә кайбер солдатларны, шул исәптән мине дә, Чита өлкәсенең Даурия хәрби поселогындагы укыту-өйрәтү заставасына җибәрделәр....
-
Алда - имтиханнар
Мәктәптә укучы баласы булган кайсы гына әти-әни белән сөйләшсәң дә, гадәттә, барлык әңгәмәләр: "И, кызый, эшнең күплеген күрсәң син! Бернәрсәгә җитешеп булмый. Дәрес хәзерли-хәзерли төн җиткәнен сизми дә калабыз. Бердәм дәүләт имтиханнары аеруча куркыта. Анысын балалар ничек биреп чыгарлар, белмим", - дигән нотада төгәлләнә. Әйе, БДИ бер кат төн йокыларын...