28 апрель 2015 яңалыклары
-
“Олимп”та ветеран командалары арасында хоккей турниры узачак
1-2 майда "Олимп" боз сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ветеран командалары арасында хоккей турниры үткәрелә. Анда Саба, Казан-2, Балтач, Нократ Аланы, Кукмара командалары катнаша. Башлана 11 сәгатьтә. Керү ирекле. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
“Хәтер” һәм “Кар десанты” төркемнәре экспедициягә китте (+ФОТО)
Бүген Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге "Хәтер", Кукмара аграр көллиятенең Ринат Шакиров җитәкчелегендәге "Кар десанты" төркемнәре Новгород өлкәсенең Үлем Үзәненә экспедициягә киттеләр. -Юлга кузгалучы егетләр хөрмәтенә Олыяз мәктәбендә "Хәтер ялкыны" дигән чара оештырылды. Ул чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды, - дип хәбәр итте экспедиция җитәкчесе Гомәр Хаҗиев. -...
-
Райондашыбыз “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” республика бәйгесендә катнашып Рәхмәт хатына ия булды (+ФОТО)
"Техстрой" оешмасы хезмәткәре Сәмерханова Раулә Сөләйман кызы "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч" VII республика конкурсында катнашкан иде. Шушы көннәрдә "Казан ярминкәсе"ндә бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Раулә ханым хезмәт кешеләренең гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча күпкырлы эшчәнлек алып барганы өчен хезмәтне саклау төбәкара ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов имзалаган Рәхмәт хаты һәм...
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкка Казан журналистлары килде (+ФОТО)
Вахитов исемендәге хуҗалыкта республика газеталарында һәм телевидениеләрдә эшләүче бер төркем журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. Кунаклар Янил авылындагы ындыр табагында булып, элиталы орлыкларны карадылар, бәрәңге саклау урынында эш барышы, Вахиттәге машина-трактор паркында техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеге, хуҗалыкның нәсел заводы эшчәнлеге белән таныштылар, мега-фермада булдылар. Чара Вахит авылы мәдәният йортында татарча...
-
“Лачын” хәрби-патриотик оешмасы Шәмәрдәннән өченче урын белән кайтты (+ФОТО)
Шәмәрдән лицеенда "Аҗаган-2014" хәрби-спорт уеннарының зона этабы узды. Әлеге чарада Кукмара өченче мәктәбенең район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче "Лачын" ("Сокол") хәрби-патриотик оешмасы да уңышлы чыгыш ясады. Алар "Россия символлары" плакатлар конкурсында - беренче, төз ату, автомат сүтеп-җыю, саклагыч кием киюдә өченче урыннарны алдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы өченче...
-
Авыл мулласы янгында һәлак булган
Яшел Үзән районының Урысбага авылындагы коточкыч фаҗига турында җирле матбугат чарасы хәбәр итте. Авыл мулласы Ярхәм Шиһапов хуҗалыгында янгын чыгып, йорты көлгә әйләнгән. Кызганычка каршы, фаҗиганың азагы моның белән генә дә төгәлләнми - янгын вакытында авыл имамы үзе дә һәлак булган, дип яза http://intertat.ru. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Май бәйрәмнәрендә авылларда зират чистарту өмәләре узачак
1, 2, 3 майда Олыяз авылы зиратын чистарту буенча өмә үткәрелә. Авылдашлар, якташлар сезне өмәгә көтеп калабыз. *** 1, 2 майда Байлангар, Сазтамак авыллары зиратларын чистарту буенча өмә үткәрелә. Авылдашлар, якташлар сезне өмәгә көтеп калабыз. *** 2, 3 майда Янсыбы авылы зиратын чистарту буенча өмә үткәрелә. Авылдашлар, якташлар сезне өмәгә...
-
Кукмараның яшь йолдызчыклары “Йолдызлык” фестиваленең Гала концертында чыгыш ясады (+ФОТО)
Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре катнашында Гала концерт узды. Татарстан республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары катнашында узган чарада кукмаралылар да чыгыш ясады. Концертта Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары, дуэт-конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәнов (җитәкчеләре Регина Ваккасова), "Выше радуги" вокаль ансамбле (уртанчылар төркеме, җитәкчеләре...