28 март 2015 яңалыклары
-
Сугыш күрмәгәнне күрсәтте
Сугыш чорында күп халык авыр тормышта яшәде. Яз җитүгә, басуга черегән бәрәңге казырга чыга идек. Тапканын өйгә алып кайтып, шул бәрәңгедән кәтлит пешердек. Әле мичкә ягарга утын юк, басудан салам алып кайтып, шуны яндырасы. Яз җитсә, аякка агачтан ясалган күтәртмәле чабата киеп, дөп-дөп йөрисең. Җәй буе яланаяк балчыкта, пычракта йөреп,...
-
Яңа Сәрдектә Җинүнең 70 еллыгына багышланган хоккей ярышы узды
Ул көнне Яңа Сәрдек авылы халкы иртә уянды.Чөнки Җинүнең 70 еллыгына багышланган хоккей ярышы була. Сәгать тугызларда инде Малмыж, Күкшел, Купка авылы командалары җыелып беткән иде. Чараны Раил хәзрәт сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. Сугыш чоры балаларына эләкмәгән уеннарны бу көнне аларның оныклары уйнады, дисәк тә дөрес булыр, дип уйлыйм....
-
Кукмаралылар “Балкыш” фестиваленең хәйрия концертында катнаштылар
Казанның филармония концертлар залында ветераннар арасында оештырылган "Балкыш - Сияние" III Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды. Концертта районыбызның "Баламишкин" гармунчылар ансамбле һәм ветеран җырчы Марзыя Сәләхетдиновалар да чыгыш ясады. Алар Мәскәү Кремлендә узачак ветераннар концертына чакырылачаклар. фото http://www.tatphilharmonia.ru/2300
-
Кукмара гимназиясе укучысы Каюм Насыйри укуларыннан диплом белән кайтты
Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара яшьләр фәнни-тикшеренү укулары булды. Әлеге конференциядә Кукмара беренче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Чулпан Касыймова (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлназ Нәҗипова) татартсан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. фото http://tatarstan.vsedomarossii.ru/41116