28 февраль 2014 яңалыклары
-
Сугыш елларында ач-ялангач булса да авыл халкы җыр-биюгә вакыт тапкан
Минем терәлеп торган күршем, 90 яшен тутырган Сәңкә апа чыгышы белән Поршур авылыннан. Түбән Чура авылы кешесенә тормышка чыгып, ике ул үстергән, аннан Кукмарага күченеп килеп, хәзер килене тәрбиясендә яшәп ята. Һаман җор телле, аралашучан, хәтере дә әйбәт. Мин аның янына кереп, сөйләшеп утыргалыйм. Ул безнең авыл кешеләренең күбесен, минем...
-
Иҗади яшьләр өчен әдәби бәйге оештырыла
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Сәләт" иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге, "Идел", "Ялкын" журналлары "Сәләт"кә нур булган йолдызлар" исемле III ачык әдәби бәйге үткәрә. Әдәбият өлкәсендә талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, милли проектларга кызыксыну уяту максатыннан уздырылучы әлеге бәйгедә 12 яшьтән 22 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм...
-
Кукмарага Аксубай районы фермерлары килде
Районыбызда аксубайлылар булып китте. Аксубай башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары җитәкчелегендә килгән фермерлар Аш-Буҗи, Олыяз, Купка, Пчеловод авылларында гаилә фермаларында, ипи пешерү, төзелеш материаллары җитештерү цехларында булып, районыбызда кече эшмәкәрлекнең торышы белән таныштылар. Бүгенге көндә гаилә фермаларында 1500гә якын мөгезле эре терлек бар. Узган ел аларда 3485 тонна...
-
"Зилант"та волейбол турнирлары узачак
1 мартта "Зилант" спорткомплексында ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында "Төзүчеләр Кубогы"на волейбол буенча ачык район турниры узачак. Башлана сәгать9да. 2 мартта "Зилант" спорткомплексында 1996-97 елларда туган кызлар һәм 1999-2000 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында спорт ветераны Нәфыйк Шакиров истәлегенә волейбол буенча район туриниры узачак. Башлана сәгать 9да.
-
Кайбер җирлекләрдә шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 18 сумнан җыйганнар
Гыйнвар аенда күп авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан сөтнең һәр литры 19-20 сумнан җыелган. Сәрдекбаш авыл җирлегендә исә 20 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясалган. Бер үк авыл җирлегендә төрле бәяләр булуы күзәтелә: Оштырма-Юмьяда эшләүче эшмәкәрләрнең берсе сөтне 19 сумнан, икенчесе 18 сум 50 тиеннән җыя. Ятмас Дусай, Нырты җирлекләрендә сөтнең һәр...
-
Район үзәк дәваханәсе узган елның эш йомгаклары буенча республикада беренчелекне алды
Район үзәк дәваханәсе 2013 елгы эш йомгаклары буенча республикада I урынны яулады. Нәтиҗә демографик хәл, дәваханәнең икътисадый торышы һәм гомуми күрсәткечләре буенча ясалган. Биредә үткән медсоветта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнашты һәм Кукмара үзәк дәваханәсе коллективына үзенең рәхмәтен белдерде.
-
Февраль аенда Кукмарада исерек килеш машина йөрткән сигез шофер тоткарланган
Транспортның күплеге буенча бистәбезне олы шәһәрләрдән һич аерырлык түгел. Бу, әлбәттә, район халкының мул, җитеш тормышта яшәвен күрсәтүче бер билге. Әмма шул ук вакытта Кукмарада юл фаҗигаләренең артуы борчу тудыра. Февраль аенда гына да районда 83 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган сигез кеше тоткарланган. "Исереккә...