28 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Суыткыч - Кукмарада, тузан суырткыч - Купкада (+фото)
Газетага язылучылар арасында призлар уйнату көнен һәрвакыт көтеп алабыз. Чөнки бүләкне алуга караганда аны бирү күпкә күңеллерәк бит. Приз отучыларның исемлеге бирелгән газетабыз әле таралырга да өлгермәгән иде, "Тузан суырткыч отканбыз икән, шуны алырга килдек", - дип Купкадан Зөлфинә һәм Илшат Йосыпҗановлар килеп керделәр. -Без өч игезәк, сезнең газетагызның kukmor-rt.ru...
-
Районда Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан алты ветеран бар
Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулу уңаеннан районыбызның социаль яклау оешмалары "Ленинград оборонасы өчен" медале ияләре - Яңа Комардан Баймет Баязитов, Түбән Арбаштан Әкрам Газизуллин, Лельвиждан Петр Зюраков, Иске Юмьядан Ольга Рамазанова, Өлгедән Хатирә Салихова, Адайдан Гыйльмөхәмәт Хаҗиәхмәтовларның өйләрендә булып, үзләренең котлауларын җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. фото: http://5fan.ru/wievjob.php?id=12474
-
Коллегия утырышында Лубян урман-техник көллияте эшчәнлегенә югары бәя бирелде
Башкалабыз Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде. Бу чара, министрлыкның үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, 2014 елга бурычларны билгеләүгә багышланган иде. Утырыш эшендә безнең район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм Лубян урман-техник көллияте директоры Мулланур Гобәйдуллиннар катнашты. Мулланур Гобәйдуллин җитәкләгән әлеге уку йортының урман хуҗалыгы...
-
Байлангар медпунктында төзекләндерү эшләре бара
Байлангар мәдәният йортында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләре бара. Моңарчы биредә бүлмәләр пәрдәләр белән генә бүленгән булган. Хәзер стеналар гипсокартоннан эшләнеп, медпункт карамагында хатын-кызлар өчен консультация, процедуралар, фельдшерның шәхси һәм кабул итү бүлмәләре булачак. Шулай ук, канализация эшләнеп, кул югычы, җылы суга бойлер куелган. Хәзергә стеналарны буяу һәм идәнгә линолеум...
-
ЮХИДИдә транспорт теркәүчеләр игътибарына
ЮХИДИдә автомобильләрне исәпкә куйган вакытта транспорт сату-алучылар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен транспортның элеккеге һәм хәзерге хуҗаларын теркәү уздырырга бергәләп килүләрен сорыйбыз. Чөнки исәпкә кую буенча барлык таләпләр төгәл үтәлмәсә, салым, ЮХИДИ штрафлары элеккеге хуҗа исеменә киләчәк. Әгәр транспорт залогка салынган булса, яңа хуҗа аны үз исеменә күчерә алмаячак....
-
Купкада иганәчеләр ярдәме белән хоккей ярышы узды
Купка авылында 1996 елгы һәм аңа кадәр туган балалар арасында Рамил Зарипов белән Салават Вакказов истәлекләренә иганәчеләр ярдәме белән хоккей ярышы уздырылды. Ярышта Сәрдекбаш, Чишмәбаш, Аш-Буҗи, Күкшел, Вахит, Мәмәшир, Купка командалары үзара көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча, 1 урында - Купка, 2 урында - Сәрдекбаш, 3 урында - Чишмәбаш, 4...
-
Лубянда хисап җыелышы узды
Лубян авыл җирлегендә хисап җыелышы узды. Авыл халкын район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Россия Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиевалар кабул итте. Җыелышта район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев, участок уполномоченные...